ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
26 февраль 2020, 17:10

Хәрби әзерлеккә – җитди игътибар

Ватан сакчылары көне алдыннан райондагы ДОСААФ бүлеге урнашкан бинада хәвефсезлек таләпләренә туры китереп эшләнгән, заманча җиһазланган яңа тир файдалануга тапшырылды.

Районыбыз егетләре элек-электән хәрби хезмәткә ныклы әзерлек белән китеп, илебез гаскәрләре сафларында хезмәт иткәндә үрнәкле тәртипләре, физик ныклыгы белән аерылып тора. Бу хакта аларның туган йортларына һәм белем алган мәктәпләренә килгән хатлар дәлилли. Әйткәндәй, район мәктәпләрендә, һөнәрчелек лицеенда, райондагы ДОСААФ бүлегендә элек-электән егетләрне хәрби частьларда хезмәт итүгә лаеклы әзерләүгә зур игътибар бүленде. Бу күркәм традиция әле дә дәвам итә.
Соңгы елларда Русия Президенты Указы белән гамәлгә кертелгән ГТО Гомумрусия физкультура-спорт комплексы нормаларын тапшыруны кабаттан тергезү дә Кораллы Көчләр составына лаеклы алмаш әзерләү эшчәнлегенә зур өлеш кертә. Районда ГТО нормаларын тапшыруны оештыру өчен Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе базасында тестлаштыру үзәге булдырылды. Анда төрле яшьтәге райондашларыбыз үзләрен сынап, шушы нормалар буенча тестлар тапшыра ала Билгеле булуынча, бу нормалар чикләрендә мылтыктан ату буенча тест-биремнәре дә каралган. Әлбәттә, бу төр тестларны кабул итү җитди әзерлек, махсус җиһазланган, барлык хәвефсезлек таләпләренә җавап бирерлек бүлмә яисә бина, тир, ату коралы булдыруны таләп итә.
Шушы максатта Ватан сакчылары көне алдыннан райондагы ДОСААФ бүлеге урнашкан бинада хәвефсезлек таләпләренә туры китереп эшләнгән, заманча җиһазланган яңа тир файдалануга тапшырылды. Аны ачу тантанасында муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, аның урынбасарлары, хәрби комиссариат, район ветераннар һәм интернационалчы-яугирләр советлары вәкилләре, Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе вәкилләре, мәктәп директорлары, районның тормыш хәвефсезлеге нигезләре укытучылары, “Юнармия” Гомумрусия хәрби-патриотик хәрәкәтенең райондагы бүлекчәсе әгъзалары катнашты.
Читайте нас: