ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
2 март 2020, 13:25

Армрестлингта да югары үрләр яуларга булсын

Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә армрестлинг буенча муниципаль район беренчелеге үтте.

Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә армрестлинг буенча муниципаль район беренчелеге үтте. Чараны ачып, Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе директоры Л.М.Абдрахманова соңгы вакытта әлеге спорт төренең популярлыгы аеруча артуын билгеләде, моны безнең спортчыларның ил күләмендәге ярышларда катнашып, шактый зур уңышларга ирешүләре дәлилли. Бәйгенең баш судьясы Ф.Т.Батыршин чарада катнашучыларга сәламәтлек, уңышлар һәм гадел көрәш теләде.
Чарада 14 яшьтән 17 яшькәчә егетләр һәм кызлар көч сынашты. Һәр категориядә катнашкан иң көчле спортчылар югары әзерлекле булуларын күрсәтте һәм Грамоталар белән бүләкләнде.
Беренчелекнең абсолют чемпионы исеменә Яңа Балтач урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Фаил Әнвәров лаек булды. Команда беренчелегендә дә тренеры Ф.Т.Батыршин булган шушы мәктәп командасына тиңләшүче булмады. Икенче урынны Иске Калмаш (җитәкчесе – А.Р.Макулова) урта мәктәбе командасы чыкты.
Район Беренчелегендә катнашу март аенда Бакалыда Халык спорты төрләре буенча үтәчәк төбәкара фестивальгә әзерлек этабы булды. Ә бу ярышларга планнар, һәрвакыттагыча, кыю: армрестлинг буенча призлы урыннарны яулау. Без якташ спортчыларыбызга бары тик уңышлар гына юлдаш булуын телибез.
Читайте нас: