Республикада игълан ителгән Эстетика елы районда агымдагы атнаның җомгасында Чисталык көне белән башланып китте. Район үзәгендәге һәм авыл биләмәләрендәге предприятие-оешмалар, учреждениеләр хезмәткәрләре тирә-як территорияләрне кыш көннәрендә җыелган чүп-чардан тазартты, өелгән карларны таратты, ихата, бина алларын себереп-чистартты. Күмәк хезмәт нәтиҗәсендә урамнар чистарып, ямьләнеп калды. Җыелган чүпне чыгару өчен махсус техника бүленде.