ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
7 апрель 2020, 18:25

Мөмкин булган барлык чаралар күрелә

Районда коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү өчен җитди эшчәнлек алып барыла

Билгеле булуынча, Русия Президенты В.В.Путинның “Яңа коронавируслы инфекция (COVID-19) таралуга бәйле Русия Федерациясе территориясендә халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү чаралары турында”гы Указы белән 30 апрельгә кадәр илдә изоляция режимы гамәлгә кертелде. Әлеге Указга ярашлы, республика Башлыгы Р.Ф.Хәбиров Башкортстанда гражданнарның үзизоляция режимы кертелүе турындагы документка кул куйды.
Русиядә, төбәктә хәвефле инфекция пандемиясенә юл куймау, кешеләрнең гомерләрен һәм сәламәтлеген саклап калу өчен барлык мөмкинлекләр файдаланыла.
Вирус таралу хәвефе югары булган шартларда безнең Чакмагыш районы территориясендә инфекцияне кисәтү өчен җитди чаралар күрелә. Алар даими рәвештә үткәрелгән оператив штаб киңәшмәләрендә расланып, гамәлгә ашырыла.
Югары әзерлек режимы игълан ителгән көннән башлап район дәваханәсендә таләп ителгән очракта инфекция йоктырган кешеләрне урнаштыру өчен койко-урыннар әзерләнде. Үзәк район дәваханәсенең ашыгыч ярдәм хезмәте һәм район биләмәсендәге фельдшер-акушерлык пунктлары югары әзерлек режимында эшчәнлек алып бара. Медицина персоналын өчен өстәмә шәхси саклану чаралары белән тәэмин итү бурычы үтәлә.
Шулай ук җәмәгатьчелек урыннарында дезинфекция эшләрен үткәрүгә дә зур игътибар бирелә. Күп фатирлы йортлар подъездлары, үзәк тротуарлар, магазиннар һәм аптекаларның фасадлары махсус эремәләр белән дезинфекцияләнде.
Районга чит илләрдән кайтучы гражданнар белән көчәйтелгән режимда эш алып барыла. Алар аерым исәпкә алына һәм тиешле изоляцияләү вакытын үтә. Моңа кадәр бу гражданнар тапшырган анализлар нәтиҗәләре коронавирус инфекциясе белән зарарланмаганнарын раслады. Анализлар кабаттан да алына. Чит илдән кайтучылар белән 35 социаль хезмәткәр, контроль-тикшерү хезмәтләре аңлату эшләрен алып бара, карантин шартлары катгый үтәлүен контрольдә тота. Моннан тыш, Чакмагышка чит төбәкләрдән килүчеләрне ачыклау буенча да эшчәнлек алып барыла. Район биләмәсенә килгәннән соң алар үзләре турында авыл биләмәсе хакимиятенә яки Чакмагыш районы буенча бердәм колл-үзәкнең 8-965-94-93-500, 8-347-96-3-11-38 телефон саннарын җыеп, үзләре турында хәбәр итәргә тиеш. Монда райондашларның да игътибарлы булуы таләп ителә һәм бу категория гражданнар турында мәгълүмәткә ия булган очракта алда күрсәтелгән телефоннар буенча мөрәҗәгать итүегез сорала.
Бик күпләрне борчыган янә бер мәсьәлә – район халкын вирустан саклаучы медицина маскалары белән тәэмин итү проблемасы да уңай хәл ителә башлады. Үткән атнада дәүләт аптекасына кайтарылган битлекләр сатылып бетсә дә, районда аларны тегүчеләр саны арта. Алар район үзәгенең Ленин урамы, 27 санлы йорт адресы буенча урнашкан “Пятерочка” магазины бинасындагы 42 бутикларда һәм шул ук урамдагы 54А йортта, 4 кабинетта күпләп җитештерелә.
Билгеле булуынча, яңа төр вируслы инфекция өлкән яшьтәгеләр өчен аеруча хәвефле. Үзизоляция шартларында аеруча өлкән яшьәгеләргә ярдәм итү, аларны кешеләр күпләп җыелган, авыру йоктыру хәвефе югары булган урыннарда булудан азат итү максатына һәм азык төлек, таләп ителгән дарулар, көндәлек кирәк-яраклар белән тәэмин итү өчен һәр авыл биләмәсендә волонтерлар хезмәте булдырылды. Алар район үзәгендә дә, авылларда да һәрчак өлкәннәргә килергә әзер. Материал гәзиттә басуга әзерләнгән әлеге көнгә Чакмагышта һәм берничә авыл Советында өлкән яшьтәге райондашларыбыз үтенече буенча аларга таләп ителгән товарлар илтеп бирелгән.
Районда яшәүчеләр тарафыннан үзизоляция режимын саклау таләпләренең төгәл үтәлүен тәэмин итү өчен социаль хезмәткәрләр, хокук саклау органнары, МЧС хезмәте вәкилләре үзизоляцияләу режимы кагыйләренең төгәл үтәлешен тикшерәләр. Составында дружина әгъзалары, хокук саклау органнары хезмәткәрләре кертелгән җәмәгатьчелек патруле
кешеләрнең бер урында күпләп җыелуларын булдырмау һәм җәмәгать тәртибен бозуга юл куймауны тәэмин итә, үзизоляцияләү режимын санга сукмаучылар булган очракта, аңлату-сөйләшү алып бара, җаваплылык чаралары турында кисәтә.
Гәзит укучыларыбызга мөрәҗәгать итеп, гап-гади хакыйкатьне янә дә кабатлап, шуны җиткерү артык һич зыянга булмас, дибез: якыннарыгызның, кадерле кешеләрегезнең һәм үзегезнең сәламәтлегегез, иминлегегез хакына, вакытлыча чикләүләргә бераз гына түзеп, барлык кагыйдәләрне төгәл үтәргә, барлык аралашуларны чикләргә һәм өегездә калырга тырышсагыз иде. Дөнья тәҗрибәсеннән күренүенчә, үлемечле инфекцияне бары тик шулай гына туктатып була. Республика, район җитәкчелегенең хәлнең җитдилеген алдан ук бәһалавы һәм катгый чаралар керүе нәтиҗәсендә генә төбәктә бу җәһәттән эпидемиологик хәлнең башка төбәкләрдәге кебек үтә кискенләшүе күзәтелми.
Читайте нас: