ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
14 апрель 2020, 13:05

Почтальоннар – волонтерлык хезмәтендә

Дөньякүләм коронавирус пандемиясенә бәйле илебездә, шул исәптән республикабызда һәм безнең районыбызда да игълан ителгән яшәгән урында чикләнү режимы барышында авылда яшәүче өлкәннәргә, бигрәк тә ялгызлары гына гомер кичерүчеләргә һәм сәламәтлекләре торышы буенча мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарга почтальоннар да ярдәмгә килә. Бу турыда безгә Чакмагыш почтамтының Тозлыкуш элемтә бүлекчәсе җитәкчесе, муниципаль район Советы депутаты Әлфизә мәҗит кызы ГайСина түбәндәгеләрне сөйләде. –Чынлап та,коронавирус ин- фекциясе таралуны искәртү максатында кертелгән карантин мәлендә, югары җитәкчелегебезнең күрсәтмәләре нигезендә, без, почтальоннар да волонтерлык хезмәтләре күрсәтүгә керештек. Электән авыл халкына яхшы таныш булганлыктан, алар безгә һич икеләнмичә азык-төлек, медикаментлар һәм тәү кирәк-яраклар китереп бирә алмассызмы, дип мөрәҗәгать итәләр. Махсус саклык чараларын катгый үтәп, әлбәттә, без аларның теләкләрен үти барабыз. Почтальонка Кадрия Шакирова карантин башлангач ук телефон номерларыбызны күрсәтеп, үзебезнең нинди мөрәҗәгатьләр үти алуыбыз турында аңлатучы язулар таратып чыкты. Минем дә, аның да шәхси телефон номерлары һәркемгә билгеле. –Без бүген алгы пландабыз, һәм бу икеләтә җаваплылык хисе өсти, – дип дәвам итте почтальон Кадрия Назыймбәк кызы. –Бүген генә шәхси үтенечләр буенча берничә йортка азык-төлек илтеп килдем, берьюлы коммуналь хезмәтләре өчен дә түләп, квитанцияләрен илтеп тапшырдым. Үз бурычларыбызны да үтәүне дәвам итәбез. –Кешеләрнең илебездә кертелгән чикләүләргә аңлап каравы сөендерә – үзләрен дә, якыннарын да саклыйлар, димәк. Ә, күрүегезчә, азык-төлек тә, башка кирәкле товарлар ассортименты да безгә шактый зур, кыйммәт тә түгел. Гәзит-журналлар таратуны, аларга яздыруны да, коммуналь түләүләр кабул итүне дә туктатканыбыз юк, – дип өстәде Әлфизә Мәҗит кызы. Почтальоннарның волонтерлык хәрәкәтенә теләп кушылуы сөендерә. Бердәм тырышлык белән дөньяга килгән олы афәтне дә җиңеп чыгачагыбызга ышанычыбыз зур, аннан күпләрнең читтә калмавы да бу ышанычны бермә-бер арттыра. Бу материалны басмага әзерләп бетергәч, Чакмагыш һәм Дүртөйле почтамтлары җитәкчесе Данис Әдип улы Шәйхуллин белән дә бәйләнешкә кердек. –Һәр элемтә бүлекчәсендә эшләүче кызларыбыз һәм егетләребез турында да шушы ук сүзләрне яза аласыз, – диде ул. – Һәммәсе дә үзләренә йөкләтелгән бурычларны олы җаваплылык тоеп үтәргә күнеккән хезмәткәрләребез дөньякүләм пандемия чорында да кешеләргә үзләренең кирәклеген яхшы аңлап, намус белән эшлиләр. Рәсми матбугат сүзе һәр йортка, һәр кеше күңеленә барып җитсен өчен дә тырышлыгыбызны йомшартмыйбыз – гәзит-журналларга яздыруны дәвам итәбез. Һәр хезмәткәребез саклану чараларын төгәл үти, алар- ны йортларыгызга һич икеләнмичә кертә аласыз. Бу көннәрдә почтальоннар пенсия һәм пособиеләр тарату белән беррәттән, гәзит- журналларга яздыра, коммуналь түләүләр кабул итә, киң ассортиментта азык-төлек һәм тәү кирәкле товарларны да йортларыгызга китереп бирә ала. Чикләүләр режимы мәлендә безгә өлкәннәр һәм мөмкинлекләре чикле гражданнар гына түгел, теләүче һәркем мөрәҗәгать итә ала.

Дөньякүләм коронавирус пандемиясенә бәйле илебездә, шул исәптән республикабызда һәм безнең районыбызда да игълан ителгән яшәгән урында чикләнү режимы барышында авылда яшәүче өлкәннәргә, бигрәк тә ялгызлары гына гомер кичерүчеләргә һәм сәламәтлекләре торышы буенча мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарга почтальоннар да ярдәмгә килә. Бу турыда безгә Чакмагыш почтамтының Тозлыкуш элемтә бүлекчәсе җитәкчесе, муниципаль район Советы депутаты Әлфизә мәҗит кызы ГайСина түбәндәгеләрне сөйләде. –Чынлап та,коронавирус ин- фекциясе таралуны искәртү максатында кертелгән карантин мәлендә, югары җитәкчелегебезнең күрсәтмәләре нигезендә, без, почтальоннар да волонтерлык хезмәтләре күрсәтүгә керештек. Электән авыл халкына яхшы таныш булганлыктан, алар безгә һич икеләнмичә азык-төлек, медикаментлар һәм тәү кирәк-яраклар китереп бирә алмассызмы, дип мөрәҗәгать итәләр. Махсус саклык чараларын катгый үтәп, әлбәттә, без аларның теләкләрен үти барабыз. Почтальонка Кадрия Шакирова карантин башлангач ук телефон номерларыбызны күрсәтеп, үзебезнең нинди мөрәҗәгатьләр үти алуыбыз турында аңлатучы язулар таратып чыкты. Минем дә, аның да шәхси телефон номерлары һәркемгә билгеле. –Без бүген алгы пландабыз, һәм
бу икеләтә җаваплылык хисе өсти, – дип дәвам итте почтальон Кадрия Назыймбәк кызы. –Бүген генә шәхси үтенечләр буенча берничә йортка азык-төлек илтеп килдем, берьюлы коммуналь хезмәтләре өчен дә түләп, квитанцияләрен илтеп тапшырдым. Үз бурычларыбызны да үтәүне дәвам итәбез. –Кешеләрнең илебездә кертелгән чикләүләргә аңлап каравы сөендерә – үзләрен дә, якыннарын да саклыйлар, димәк. Ә, күрүегезчә, азык-төлек тә, башка кирәкле товарлар ассортименты да безгә шактый зур, кыйммәт тә түгел. Гәзит-журналлар таратуны, аларга яздыруны да, коммуналь түләүләр кабул итүне дә туктатканыбыз юк, – дип өстәде Әлфизә Мәҗит кызы. Почтальоннарның волонтерлык хәрәкәтенә теләп кушылуы сөендерә. Бердәм тырышлык белән дөньяга килгән олы афәтне дә җиңеп чыгачагыбызга ышанычыбыз зур, аннан күпләрнең читтә калмавы да бу ышанычны бермә-бер арттыра. Бу материалны басмага әзерләп бетергәч, Чакмагыш һәм Дүртөйле почтамтлары җитәкчесе Данис Әдип улы Шәйхуллин белән дә бәйләнешкә кердек. –Һәр элемтә бүлекчәсендә эшләүче кызларыбыз һәм егетләребез турында да шушы ук сүзләрне яза аласыз, – диде ул. – Һәммәсе дә үзләренә йөкләтелгән бурычларны олы җаваплылык тоеп үтәргә күнеккән хезмәткәрләребез дөньякүләм пандемия чорында да кешеләргә үзләренең кирәклеген яхшы аңлап, намус белән эшлиләр. Рәсми матбугат сүзе һәр йортка, һәр кеше күңеленә барып җитсен өчен дә тырышлыгыбызны йомшартмыйбыз – гәзит-журналларга яздыруны дәвам итәбез. Һәр хезмәткәребез саклану чараларын төгәл үти, алар- ны йортларыгызга һич икеләнмичә кертә аласыз. Бу көннәрдә почтальоннар пенсия һәм пособиеләр тарату белән беррәттән, гәзит- журналларга яздыра, коммуналь түләүләр кабул итә, киң ассортиментта азык-төлек һәм тәү кирәкле товарларны да йортларыгызга китереп бирә ала. Чикләүләр режимы мәлендә безгә өлкәннәр һәм мөмкинлекләре чикле гражданнар гына түгел, теләүче һәркем мөрәҗәгать итә ала.
Читайте нас: