ИГЕНЧЕ
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
14 апрель 2020, 13:15

Волонтерлар ярдәмгә ашыга

#времягероевИл һәм республика күләмендә игълан ителгән үзизоляция вакытында өлкән яшьтәге гражданнарга ярдәм итү максатында районның барлык биләмәләрендә дә волонтерлар хәрәкәте эшли.

Ил һәм республика күләмендә игълан ителгән үзизоляция вакытында өлкән яшьтәге гражданнарга ярдәм итү максатында районның барлык биләмәләрендә дә волонтерлар хәрәкәте эшли. Билгеле булуынча, яңа төр коронавирус инфекциясе 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен аеруча хәвефле, шуңа да аларга җәмәгатьчелек урыннарында булуга аерым чикләүләр гамәлгә кертелде. Бу җиңел булмаган вакытта “Без бергә” Гомумрусия хәрәкәтенә актив кушылган безнең район волонтерлары да өлкән яшьтәге якташларыбызга азык-төлек, дарулар, көндәлек кирәк-яраклар алып, йортларына китереп бирәләр. Шушы чорда адреслы социаль ярдәм Юмаш авыл биләмәсенә караган Иске Үзмәш, Яңа Семенкино һәм башка авыл Советларында гомер итүче хаклы ялдагы райондашларыбыз өчен оештырылды.
Чакмагыш авыл Советы хакимиятененең яшьләр эшләре буенча белгече Ильвира Шәйнурова – районның актив волонтерларының берсе. Үткән елның көз айларында бөтен ил санлы форматлы телевизион тапшырулар карауга күчкән чорда да аның өлкәннәргә ярдәме зур булды. Аңа республиканың иң актив ирекмәннәре белән бергә Уфада Башкортстан Республикасының Матбугат һәм киңкүләм мәгълумат чаралары агентлыгының Рәхмәт хаты да тапшырылды. Ильвира Җәүдәт кызы бу көннәрдә дә өлкәннәрнең мөрәҗәгате буенча ярдәмгә ашыга. Район үзәгенең Трактор урамында яшәүче Светлана Нәҗип кызы Зарипова Ильвирага ихлас рәхмәтле.
Читайте нас: