ИГЕНЧЕ
+29 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
14 апрель 2020, 13:55

Үзебездә дә җитештерелә

Яңа коронавирус инфекциясе таралу хәвефе аеруча югары булган чорда кешеләрне шәхси саклану чаралары белән тәэмин итү көнүзәк мәсьәләләрнең берсенә әверелде.

Яңа коронавирус инфекциясе таралу хәвефе аеруча югары булган чорда кешеләрне шәхси саклану чаралары белән тәэмин итү көнүзәк мәсьәләләрнең берсенә әверелде. Илнең башка төбәкләрендәге кебек үк, даруханәләрдә беренче чиратта медицина битлекләре иң зур сорау белән файдалана башлады һәм тиз арада сатуда бетте. Бу мәсьәләне хәл итү өчен шәһәр һәм районнарда аларны урында җитештереп сату оештырылды. Моңа кадәр кием тегү-ремонтлау белән шөгыльләнгән эшкуарлар бүгенге көндә иң зур сорау белән файдаланган шушы шәхси саклану чараларын да җитештерә башлады.
Безнең районда аларны берничә шәхси эшкуар күмәртәләп тегә. Чакмагышның үзәк базары янындагы “Пятерочка” сәүдә үзәге һәм “Фармленд” дәваханәсе урнашкан биналарда да киҗе-мамык тукымалардан тегәләр аларны. Шәхси эшкуар Фәһимә Садриева көненә 80-90шар шундай битлек җитештергән. “Маскаларны ике катлы итеп, берсе – бязь тукымасыннан, икенчесе ситсадан тегелә. Аларны заказ буенча да, базарга килгәндә игъланнан күреп, сорап та керәләр. Авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативлары да заказ биреп, күмәртәләп сатып алды”, – ди ул. Инфекциядән саклану чараларының хакы да кулай гына.
Читайте нас: