ИГЕНЧЕ
+13 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
30 апрель 2020, 13:30

“Изгелек поезды” Чакмагышка да килде

Бу атнада Башкортстанда муниципалитетларда эшләүче волонтер штабларына ярдәм итү максатын күзаллаган республика акциясе старт алды.

Бу атнада Башкортстанда муниципалитетларда эшләүче волонтер штабларына ярдәм итү максатын күзаллаган республика акциясе старт алды. Төбәк шәһәрләре һәм районнарына биш “Изгелек автобусы” юл тотты. Акция республиканың Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы хезмәткәрләренең турыдан-туры катнашлыгында үткәрелә.
–Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров карары белән муниципалитетларның волонтерлар штабларын вирустан саклану өчен таләп ителгән чаралар белән тәэмин итү өчен хәстәрлек күрелде. Бу эшчәнлеккә “Бердәм Русия” партиясенең төбәк һәм урындагы бүлекчәләре зур өлеш кертте. Шулай республиканың спорт клублары һәм командалары да акча бүлеп, әлеге акцияне үткәрүгә ярдәм итте, – ди бу хакта төбәкнең яшьләр сәясәте һәм спорт министры Руслан Хәбибов.
Һәр муниципалитетка 500 пар перчатка, 500 маска, 5әр литр күләмле 4 антисептик, 12 антисептик-гельләр һәм сим карталар тапшырылды. Ике көн эчендә волонтер штаблары 64 комплект белән тәэмин ителде.
28 апрельдә апрельдә мондый “Изгелек автобусы” безнең районга да килде. Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы вәкилләре җиңел булмаган чорда райондашларга ярдәмгә ашыгучы 140 волонтерга вирустан саклану чараларын алып тапшырды.
Фото: муниципаль район хакимияте сайтыннан.
Читайте нас: