ИГЕНЧЕ
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Маскалар һәм Георгий тасмалары таратылды

Җиңел булмаган бу чорда “Бердәм Русия” партиясенең Башкортстандагы төбәк бүлеге “Наша забота” республика проекты чикләрендә #МаскаВпомощь акциясен оештырып, республика халкына вирустан саклаучы күп тапкыр һәм бер тапкыр кулланыла торган 50 мең масканы бушлай таратуны оештырды.

#МаскаВпомощь
Билгеле булуынча, 4 майдан республикада катгый маска режимы гамәлгә кертелде. Югары әзерлек һәм үзчикләнү режимы чорында бу – коронавирус инфекциясе таралуны тыюның нәтижәле ысулы. Җиңел булмаган бу чорда “Бердәм Русия” партиясенең Башкортстандагы төбәк бүлеге “Наша забота” республика проекты чикләрендә #МаскаВпомощь акциясен оештырып, республика халкына вирустан саклаучы күп тапкыр һәм бер тапкыр кулланыла торган 50 мең масканы бушлай таратуны оештырды. Алай гына да түгел, Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан маскалар белән бергә халыкка Георгий тасмалары да тапшырылды.
Әлеге акция безнең районда бүген, 6 майда үтте. Муниципаль районы хакимиятенең Яшьләр үзәге хезмәткәрләре – “Без бергә” хәрәкәте волонтерлары аларны райондашларга таратуны оештырды. Битлекләр һәм Бөек Җиңү символы булган Георгий тасмаларын алар район үзәгенең азык-төлек магазиннары һәм даруханәләр янында партия исеменнән дә якынлашып килүче бәйрәм белән котлап тапшырды. Райондашлар бу көтелмәгән бүләкләргә сөенүләрен белдереп, ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Читайте нас: