ИГЕНЧЕ
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
12 Май 2020, 18:45

Яугирләр истәлегенә – алма бакчасы

“Хәтер бакчасы” Гомумрусия акциясе һәм “Алма бакчасы” проектын тормышка ашыру чикләрендә 9 май көнне Чакмагыш беренче урта мәктәбе территориясендә уку йорты җитәкчелеге һәм укытучылар коллективы 75 алмагач үсентесе утыртты.

“Хәтер бакчасы” Гомумрусия акциясе һәм “Алма бакчасы” проектын тормышка ашыру чикләрендә 9 май көнне Чакмагыш беренче урта мәктәбе территориясендә уку йорты җитәкчелеге һәм укытучылар коллективы 75 алмагач үсентесе утыртты. Бу яшь үсентеләрне туган мәктәпләренә монда ныклы белем алып, тормышта үз ныклы урынын тапкан якташларыбыз – җаваплылыгы чикләнгән “Центр Питания” җәмгыяте җитәкчесе Энҗе Ревиль кызы һәм җаваплылыгы чикләнгән “Стройкомплект” җәмгыяте директоры Вадим Шамил улы Әхмәдуллинар бүләк иткән.
Әлеге Хәтер акциясе Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлана. Ул – якташларыбызның Бөек Ватан сугышы елларындагы тиңе булмаган каһарманлыгына һәйкәл булып тора. “Хәзер укучыларыбызның да, районда яшәүчеләрнең һәм шулай ук безнең Чакмагышка кунакка килүчеләрнең дә уртак тарихыбызга үз катнашлыгын да тою мөмкинлеге була, – ди бу хакта мәктәп директоры А.Р.Бикмөхәммәтов. – Яшьләребезнең һәм барлык буын вәкилләренең дә бу батырлык турында онытмавы, хәтерләве аеруча мөһим”.
Эпидемиологик хәлгә бәйле, алма бакчасын утырту эше барлык хәвефсезлек таләпләрен саклап оештырылды. Дәүләтебезгә азатлык, туган җиребезгә тынычлыкны үз гомере хисабына яулап алган якташларыбыз турындагы якты истәлекне мәңгеләштерү эшенә үз өлешен керткән һәр кемгә ихлас рәхмәт белдерәбез. Барыгызга да тынычлык телибез һәм берничә елдан мәктәп алдындагы алма бакчасы һәркайсыбызны илдаһи матурлыгы белән сөендерер, дип ышанабыз.
Читайте нас: