ИГЕНЧЕ
-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
13 Май 2020, 18:35

Районның “Үлемсез полкы” сафлары тулыландырыла

Фотосурәтләр һәм биографик мәгълуматлар җыю дәвам итә

9 майда билгеләнгән Җиңү бәйрәме алдыннан Чакмагыш телевидениесе авыл биләмәләре хакимиятләре белән берлектә Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбыз турында фотосурәтләр һәм исемнәре титрлар белән язылган видеороликлар төшереп, зур эш башкарды. Алар 9 май көнне Чакмагыш беренче урта мәктәбе алдында урнаштырылган зур экранда күрсәтелде. Эш барышында меңгә якын фотосурәт җыелды. Бу роликларга фронтовикларның фотоларын тагын да өстәүне үтенгән бик күп мөрәҗәгатьләр кабул ителде. Шуңа да агымдагы елның май-июнь айларында материаллар өстәмә рәвештә җыела башлады. Яхшы сыйфатлы фотоларны яугир-фронтовикларның тулы исем, фамилиясе, әтисенең исемнәре, туу вакыты һәм урынын күрсәтеп, [email protected] электрон адресына җибәрүегез сорала.
Видеороликларны район хакимиятенең “ВКонтакте” һәм “Одноклассники” социаль челтәрендәге рәсми төркемнәрендә карарга була.
Читайте нас: