ИГЕНЧЕ
+20 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
8 июль 2020, 18:10

Гомер сукмаклары буйлап 60 ел бергә!

Илебездә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләнгән шушы кояшлы, якты мизгелдә район үзәгендә күркәм гомер кичерүче Фатих Зәһретдин улы һәм Зәнфирә Фәткулла кызы Шаһаповлар әз дә түгел, күп тә түгел – гаилә тормышының 60 еллык мәртәбәле үренә алып менгән бриллиант туйларын билгелиләр.

Илебездә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләнгән шушы кояшлы, якты мизгелдә район үзәгендә күркәм гомер кичерүче Фатих Зәһретдин улы һәм Зәнфирә Фәткулла кызы Шаһаповлар әз дә түгел, күп тә түгел – гаилә тормышының 60 еллык мәртәбәле үренә алып менгән бриллиант туйларын билгелиләр. Нефть бораулау эшләре идарәлегендә мастер-технолог вазыйфасында һәм почта, госстрах системаларында намуслы эшләгән бу хөрмәтле райондашларыбыз дүртешәр дистә елдан артык хезмәт стажына ия. Күркәм, тату гаиләдә өч кызлары үрнәкле тәрбия алып, олы тормыш юлына аяк баскан, хәзер инде алар әти-әниләренең горурлыгы булып яшиләр. Фатих Зәһретдин улы һәм Зәнфирә Фәткулла кызы биш онык һәм биш турунның яраткан картәти-картәнисе. Район үзәгенең Төзүчеләр урамындагы күркәм йорт-дөньяларында бәхетле гомер көзе кичереп яшиләр.
Аларны шушы мәртәбәле гаилә юбилее белән муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев һәм Чакмагыш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы тәбрикләп, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Читайте нас: