ИГЕНЧЕ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
8 июль 2020, 17:40

Тормыш һәм хезмәт юллары райондашлар күз алдында үтте

Бүген Русиядә якты, мәңгелек кыйммәтләрне данлаучы бәйрәм – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләнә.

Бүген Русиядә якты, мәңгелек кыйммәтләрне данлаучы бәйрәм – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләнә. Районыбызда тирә-яктагыларга үрнәк булырлык матур гаиләләр корып, илле ел – ярты гасыр дәвамында иңгә-иң куеп гомернең сикәлтәле елларын үткән күркәм парлар байтак. Тугры мәхәббәткә дан җырланган шушы көндә муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев һәм Чакмагыш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Әхнәф Фаил улы Ишморатов район үзәгендә яшәүче гаилә тормышының алтын юбилярлары – Малик Фазылҗан улы белән Флүзә Фәтхулла кызы Якуповлар һәм Шәйнур Хәбип улы белән Флидә Гатуф кызы Габделхаликовлар йортында булып, аларны гаилә тантаналары белән котладылар.
Бу ике күркәм гаиләнең дә тормышы чакмагышлыларның күз алдында үтте. Хәзер инде икесе дә хөрмәтле ил агалары булган Малик Фазылҗан улы белән Шәйнур Хәбип улы җаваплы вазыйфаларда хезмәт салып, Флүзә Фәтхулла кызы белән Флидә Гатуф кызы бар гомерләрен яшь буынга белем бирүгә багышлап, Чакмагыш беренче урта мәктәбендә эшләп, райондашларның абруй-ихтирамнарын яулаган хөрмәтле кешеләр. Якуповлар гаиләсендә үскән ул һәм кызлары, Габделхаликовларның кызы һәм ике уллары лаеклы тәрбия, белем алып, әти-әниләре үрнәгендә матур итеп яшиләр.
Читайте нас: