ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
10 июль 2020, 11:20

Бриллиант туйга – “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” өчен медале

Русиядә билгеләнгән иң якты бәйрәмнәрнең берсе – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненең югары бүләге – “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” өчен медале һәр елда иң лаеклы парларга тапшырыла.

Русиядә билгеләнгән иң якты бәйрәмнәрнең берсе – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненең югары бүләге – “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” өчен медале һәр елда иң лаеклы парларга тапшырыла. Быел бу мәртәбәле бүләккә районыбызның Рапат авылында бик күпләргә өлге булырлык гомер кичерүче Рәшит Нигъмәтҗан улы белән Ира Гыйбадулла кызы Нуркаевлар лаек булды. Быел истәлекле гаилә тантанасын – бриллиант туйларын да билгеләгән күркәм парга мәхәббәт һәм тугрылык билгесе булган медальне муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев тапшырды һәм изге теләкләр җиткерде. Шушы матур бәйрәм көнендә юбилярларны котларга Рапат авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Радим Рәшит улы Латыйпов, авыл биләмәсенең ветераннар советы, хатын-кызлар советы, “Ак инәйләр” клубы вәкилләре, мәдәният йорты хезмәткәрләре дә килеп, тәбрикләүләр һәм изге теләкләрен җиткерде, бүләкләр тапшырды. Нуркаевларның урамга ямь биреп торган күркәм йортында бу көнне бәйрәм рухы хакимлек итте. Авылның хөрмәтле өлкәннәре өч балага гомер бүләк итеп, үз өлгеләрендә хезмәт тәрбиясе биреп, белем алырга ярдәм итеп олы тормыш юлына чыгарган. Бүгенге көндә балалары, җиде оныклары һәм шул кадәр үк туруннары кадер-хөрмәтендә һәм игелегендә, аларның уңышларына сөенеп, намуслы хезмәтләренең абруен татып, бәхетле гомер көзен кичерә Рәшит Нәгъмәтҗан улы белән Ира Гыйбадулла кызы.
Читайте нас: