ИГЕНЧЕ
+13 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
11 август 2020, 11:55

Яңа мәктәп төзелә башлады

Район үзәгенең көньяк көнбатыш өлешендә, Яңа Балтач юнәлешендәге мәйданда быел җәй башында тагын бер яңа төзелеш башланды. Генераль планда каралган 50 йорт хуҗалыгын үз эченә алачак яңа микрорайон өчен сууткәргеч линияләре һәм инженерлык челтәрләре салу белән беррәттән биредә ике катлы яңа башлангыч мәктәп бинасы төзелә. Генеральный директоры Рафаэль Фидаил улы Солтанов булган җаваплылыгы чикләнгән “Уфа газ компаниясе” җәмгыятенең Рамил Зарипов җитәкләгән участогының 18 хезмәткәре бүген нигез блоклары белән бергә бинаның инженерлык коммуникацияләрен салу өчен урыннар әзерләү белән дә мәшгуль. Канализация, су һәм җылылык тарату узеллары өчен урыннар әзер дә инде. Янәшәгә электр энергиясе бүлү трансформаторы монтажланылган, тиздән биредәге корылмалар автономлы генератор аша түгел, ә электр челтәреннән ток ала башлаячак. Төзелеш өчен кирпеч үзебезнең заводтан китерелә, тимер-бетон изделиеләрне Дүртөйле предприятиесеннән кайтаралар икән.Рамил Әнис улының эш бүлмәсендә булачак бинаның сызмалары эленгән, киләсе елның октябрендә сафка кертелү билгеләнгән төзелеш этаплары аермачык чагылдырылган. Билгеләнгән вакыт тиешенчә үтәлеп килгәнлектән, объектның нәкъ вакытында өлгертеләчәгенә дә ышаныч ныклы. Якташыбыз, Тамьян авылында туып үскән участок начальнигының безнең районда беренче объекты гына түгел бу, моңа кадәр дә Ш.Сөләйманов, Ленин урамнарында торак йортлар, өсте ябулы “Чакмагыш-Арена” боз шугалагы төзелешләрендә аның өлөше дә зур. Гомумән алганда, район үзәгендә социаль-мәдәни тәгаенләнештәге яңа объктлар арта бара. Бу исә төбәгебез икътисадының көчле, халкыбызның имин яшәве турында дәлилли. Яңа мәктәп тә, һичшиксез, матурлыгы белән дә сокландырып торачак һәм халкыбызга лаеклы хезмәт итәчәк, дип ныклы ышанабыз.

Район үзәгенең көньяк көнбатыш өлешендә, Яңа Балтач юнәлешендәге мәйданда быел җәй башында тагын бер яңа төзелеш башланды. Генераль планда каралган 50 йорт хуҗалыгын үз эченә алачак яңа микрорайон өчен сууткәргеч линияләре һәм инженерлык челтәрләре салу белән беррәттән биредә ике катлы яңа башлангыч мәктәп бинасы төзелә. Генеральный директоры Рафаэль Фидаил улы Солтанов булган җаваплылыгы чикләнгән “Уфа газ компаниясе” җәмгыятенең Рамил Зарипов җитәкләгән участогының 18 хезмәткәре бүген нигез блоклары белән бергә бинаның инженерлык коммуникацияләрен салу өчен урыннар әзерләү белән дә мәшгуль. Канализация, су һәм җылылык тарату узеллары өчен урыннар әзер дә инде. Янәшәгә электр энергиясе бүлү трансформаторы монтажланылган, тиздән биредәге корылмалар автономлы генератор аша түгел, ә электр челтәреннән ток ала башлаячак. Төзелеш өчен кирпеч үзебезнең заводтан китерелә, тимер-бетон изделиеләрне Дүртөйле предприятиесеннән кайтаралар икән.
Рамил Әнис улының эш бүлмәсендә булачак бинаның сызмалары эленгән, киләсе елның октябрендә сафка кертелү билгеләнгән төзелеш этаплары аермачык чагылдырылган. Билгеләнгән вакыт тиешенчә үтәлеп килгәнлектән, объектның нәкъ вакытында өлгертеләчәгенә дә ышаныч ныклы. Якташыбыз, Тамьян авылында туып үскән участок начальнигының безнең районда беренче объекты гына түгел бу, моңа кадәр дә Ш.Сөләйманов, Ленин урамнарында торак йортлар, өсте ябулы “Чакмагыш-Арена” боз шугалагы төзелешләрендә аның өлөше дә зур. Гомумән алганда, район үзәгендә социаль-мәдәни тәгаенләнештәге яңа объктлар арта бара. Бу исә төбәгебез икътисадының көчле, халкыбызның имин яшәве турында дәлилли. Яңа мәктәп тә, һичшиксез, матурлыгы белән дә сокландырып торачак һәм халкыбызга лаеклы хезмәт итәчәк, дип ныклы ышанабыз.
Читайте нас: