ИГЕНЧЕ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
20 август 2020, 18:00

“Сәламәтлек поезды” килде

Хөрмәтле райондашлар!

Хөрмәтле райондашлар!
Беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү һәм аннан һәммәсе дә файдалана алу мөмкинлекләрен арттыру максатында Башкортстан Республикасы сәламәтлек саклау министры боерыгына ярашлы 20 августтан 29ына кадәр Г.Г.Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсе табиббелгечләренең урыннарга чыгып пациентларны кабул итүе оештырыла. Безнең районга кан тамырларын тикшерү (сосудистый) хирургы, табиб-эндокринолог, невролог, пульмонолог килүе көтелә. Алардан тыш Уфадан 21 санлы клиник дәваханәнең күчмә флюорографы, Нефтекамадан сәламәтлек үзәге табибы һәм район үзәк дәваханәсе терапевты да кабул итәчәк. Участок терапевтлары белән киңәшләшеп, теләүчеләр әлеге табибларга урын- да мөрәҗәгать итә ала. “Сәламәтлек поезды” 20-21 августта Иске Калмашта, 24-25ендә – Аблайда, 26-27сендә – Юмашта һәм 28-29 августта Сыерышбаш авылларында теләүчеләрне кабул итәчәк. Өстәмә рәвештә әлеге акция барышында спирография, флюорография, маммография, ЭКГ тикшеренүләрен үтәргә, шикәр һәм холестирин күләмләрен ачыклауга кан анализларын тапшырырга мөмкин. 1 сентябрьдә исә стомотологик ярдәм күрсәтү максатында районыбызга күчмә стоматология модуле дә киләчәк. Урыннарда башкала табибларына күренү мөмкинлегеннән файдаланып калырга чакырабыз, үзегез белән шәхесегезне раслаучы таныклык һәм медицина страховкалавы полисыгызны да алып килсәгез иде.
Читайте нас: