ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
1 октябрь 2020, 17:05

Районда ниләр бар?

Үрнәк авыл биләмәсенең Аблай авылында Октябрь, Яшьләр һәм Каратал урамнарында “Эшлекле гамәлләр” программасы чикләрендә 267260,00 мең сумлык 24 яктырткыч урнаштырылды. Шушы ук программа кысалаында Калмашбаш урта мәктәбе территориясендә балалар спорт мәйданчыгы өчен җиһазлар сатып алынып урнаштырылды. Бу максатка 244900 сум акча бүленгән. Район үзәгенең Тынычлык урамындагы күп фатирлы йортлар кварталында йорт алларын төзекләндерү эшләре дәвам итә. Үрнәк авылы китапханәсендә “Башкорт телендә укыйбыз” дип исемләнгән сәнгатьле укучылар конкурсы үтте. Чара Башкорт теле елы чикләрендә оештырылды, аның барышында танылган шагыйрьләр Мостай Кәрим, Рәми Гарипов, Раил Бикбаев шигырьләре яңгырады. Чакмагыш үзәкләштерелгән биләмәара китапханәсе китапханәчеләре Гаилә паркында башкорт шагыйрьләре иҗатына багышланган “Әле һаман күңел шигърияткә тартыла” дип исемләнгән поэтик сәгать үткәрде. Аның барышында китап сөючеләр шагыйрьләрнең тормышыннан кызыклы мәгълуматлар, аларның шагыйрь буларак танылу этаплары турында белделәр, әңгәмә барышында танылган шагыйрьләрнең әсәрләре дә яңгырады.

Үрнәк авыл биләмәсенең Аблай авылында Октябрь, Яшьләр һәм Каратал урамнарында “Эшлекле гамәлләр” программасы чикләрендә 267260,00 мең сумлык 24 яктырткыч урнаштырылды. Шушы ук программа кысалаында Калмашбаш урта мәктәбе территориясендә балалар спорт мәйданчыгы өчен җиһазлар сатып алынып урнаштырылды. Бу максатка 244900 сум акча бүленгән.
Район үзәгенең Тынычлык урамындагы күп фатирлы йортлар кварталында йорт алларын төзекләндерү эшләре дәвам итә.
Үрнәк авылы китапханәсендә “Башкорт телендә укыйбыз” дип исемләнгән сәнгатьле укучылар конкурсы үтте. Чара Башкорт теле елы чикләрендә оештырылды, аның барышында танылган шагыйрьләр Мостай Кәрим, Рәми Гарипов, Раил Бикбаев шигырьләре яңгырады.
Чакмагыш үзәкләштерелгән биләмәара китапханәсе китапханәчеләре Гаилә паркында башкорт шагыйрьләре иҗатына багышланган “Әле һаман күңел шигърияткә тартыла” дип исемләнгән поэтик сәгать үткәрде. Аның барышында китап сөючеләр шагыйрьләрнең тормышыннан кызыклы мәгълуматлар, аларның шагыйрь буларак танылу этаплары турында белделәр, әңгәмә барышында танылган шагыйрьләрнең әсәрләре дә яңгырады.
Читайте нас: