ИГЕНЧЕ
+24 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
9 октябрь 2020, 11:35

Өлкән райондашларыбызга бүләккә – гәзит

Мин өлкән яшьтәмен инде – яраткан гәзитем “Игенче”дән нибары бер яшькә генә кечерәкмен: 88 яшемне тудырдым. Кайдандыр укып белүемчә, Морзе әлифбасыннан файдаланучы хәрби радистлар телендә бу ике санның янәшә торуы “мин сине (сезне) яратам” дигән сүзтезмәне бирә икән. Мин дә туган районымны, аның ачык йөзле, киң күңелле, булдыклы, бар яклап та тырыш һәммә кешеләрен чиксез яратам.

Мин өлкән яшьтәмен инде – яраткан гәзитем “Игенче”дән нибары бер яшькә генә кечерәкмен: 88 яшемне тудырдым. Кайдандыр укып белүемчә, Морзе әлифбасыннан файдаланучы хәрби радистлар телендә бу ике санның янәшә торуы “мин сине (сезне) яратам” дигән сүзтезмәне бирә икән. Мин дә туган районымны, аның ачык йөзле, киң күңелле, булдыклы, бар яклап та тырыш һәммә кешеләрен чиксез яратам. Үземне беләбелгәннән алып район гәзите белән дә дуслыгымны өзмим, ул һәрвакыт минем тугры дустым, якын арадашчым, киңәшчем, сердәшем булып кала. Быел коронавирус инфекциясе хәвефе аркасында минем кебек өлкәнәйгән якташларым, замандашларым күбрәк өйләрендә, ихаталарыннан чыга алмыйча, кешеләр белән аралаша алмыйча яшәделәр. Гәзит-журналлар шул чакта иң тугры сердәш, дус булды да инде. Менә киләсе елга гәзит-журналларга язылу кампаниясе башланды. Шул исәптән алдагы елда 90 яшьлек юбилеен билгеләячәк “Игенче”безгә дә. Шәхсән үзем аны хәзер берничә ел редакциянең үзеннән алып йөреп укыйм, болай очсызга да төшә, сәламәтлек өчен дә бик файдалы. Күп ахирәтләрем дә шулай итәргә тели. Мин исә болай эшләдем: Өлкән яшьтәгеләр көне белән котлап, берничә ахирәтемә гәзитне редакциядә яздырып бүләк иттем. Үзләре берәр сәбәп белән килеп алмаган көннәрдә шәхсән алып кайтып та бирәчәкмен, дип вәгъдә итәм. Бүләкнең төрлесе була, әмма, минемчә, яраткан гәзит белән дуслык бүләк итү – бүгенге заманда иң кыйммәтле, иң истәлекле бүләк! Мин районыбызда яшәүчеләрне дә үз үрнәгемә иярергә чакырам, чөнки бер изгелек мең савап китерә, диелә Коръән хәдисендә. Әйдәгез, “Игенче” һәм башка басмалар һәр йорттагы район дашларны, шул исәптән мөхтәрәм өлкәннәрне сөендереп торсын өчен чара күрик! Редакциядән. Атнаның сишәмбе һәм җомга көннәрендә скандинавча йөрү таякларын тотып редакциябезгә килеп “Игенче” гәзитенең яңа саннарын алып йөрүче Тәскирә апа Гыйльвановага бер без генә түгел, бөтен чакмагышлылар да соклана торгандыр. Ә инде аның изге башлангычы хуплауга лаек икәнлеген берәү дә инкарь итә алмас. Әйдәгез, аның башлангычына күмәкләп кушылыйк һәм “Игенче”безнең юбилеен шактый зур тираж белән каршы алыйк әле! Киләсе 2021 елның беренче яртысына аңа язылу хакы 879 сум 84 тиен, Бөек Ватан сугышы ветераннарына, I, II төркем инвалидларга – 792 сум 60 тиен. Оешма-учреждениеләр гәзитебезнең бер данәсен 843 сум 48 тиенгә яздыра ала, ә гәзитне электрон версиядә укырга теләүчеләргә бу хезмәт 486 сумга төшәчәк. Гәзитне үзләре килеп алып йөрү шарты белән язылу 500 сум тора. Гәзитебезгә почта аша да, редакциягә килеп тә тоташ бер елга язылып кую мөмкинлеге бар: бу очракта 1645 сум 60 тиен түлисең дә – ел буе өегезгә килеп торачак (Бөек Ватан сугышы ветераннары, I,II төркем инвалидлар 1467 сум 49 тиенгә языла ала). Электрон версиягә еллык язылу 831 сум, оешмалар өчен – 1571, 38 сум. Үзең килеп алу шарты белән еллык язылу 850 сум күләмендә саклана. Бер үк вакытта төбәкара “Сар манай” гәзитенә язылуны да бик яхшы гамәл буларак киңәш итәбез.: Бу гәзиткә 6 айга язылу хакы 225 сум (Бөек Ватан сугышы ветераннарына, I, II төркем инвалидларга – 213 сум 66 тиен), оешмаларга – 220 сум 26 тиен тәшкил итә. Гәзитне электрон төрдә алдырып укучыларга ул 186 сум төшә, үзең килеп алып йөрү шарты белән – 170 сум тәшкил итә. “Сарманай”га да еллык язылырга мөмкин, бу очракта ул 418 сум, 94 тиен (льгаталыларга – 396 сум 15 тиен), оешмалар өчен 409 сум 44 тиен торачак.Электрон версиясенә язылу 315 сум, үзең килеп алу шарты белән 300 сум тәшкил итә. Теләүчеләргә гәзитләрне өйләренә дә барып яздыра алабыз, моның өчен 3-12-73 саннарын җыеп почтамтның подписка бүлегенә, 31963 телефоны аша редакциягә шылтыратыугыз җитә. Бергә булыйк, дуслар! Әйткәндәй. Быел да абунәчеләр лотереясе оештырыла,бәхетле тугры дусларыбызны саллы бүләкләр көтә.
Читайте нас: