ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
25 гыйнвар 2021, 18:25

Мәдәният йорты күркәм төс алсын, дип

Җирле инициативаларны хуплау программасы

Җирле инициативаларны хуплау программасы тормышка ашырыла башлаган 2016 елдан башлап районыбызның авыл биләмәләрендә яшәүчеләр анда актив катнашып килә һәм бу еллар эчендә урындагы халык теләген исәпкә алып, кичектермәстән хәл итүне таләп иткән проблемалардан арыну максатында республика Хөкүмәте районыбызга дистәләрчә миллион сум акча юнәлткән. Боларга шулай ук шактый сум- мада иганәчеләр ярдәме һәм халыктан җыелган акча да өстәлеп, районыбызда төзү-төзекләндерү, техника сатып алу юнәлешендә ярыйсы гына эшләр башкарылган. Программа дәвам иткәндә район- дашларыбыз быел да анда теләп катнаша. Әле авыл биләмәләрендә бу җәһәттән йомгаклау җыелышлары бара. Чират буенча икенче шундый чара узган атнада Бәшир авыл Советы авыл биләмәсе үзәгендә – Иске Бәшир авылы мәдәният йортында үтте. Аның эшендә якташлары – муниципаль район хакимияте башлыгының икътисад һәм финанслар буенча урынбасары Дамир Фәнил улы Низамов та катнашты, программаның асылын аңлатты, практик киңәш-тәкъдимнәр җиткерде. Чараны биләмә хакимияте баш- лыгы Марсель Хәдит улы Хәсәнов ачып җибәрде һәм алып барды. Дамир Фәнил улы Низамов якташларының ризалыгын алгач, чишелеше кичектермичә хәл ителәсе проблеманы аныкладылар. Моңа кадәрге җыелышларда халык фикере төрлечә булган: берәүләр спорт мәйданчыгы төзелеше өчен янсалар, купчелек авыл мәдәният йортының фасадын һәм күтәрмәсен төзекләндерүгә ирешү идеясен хуплап чыкканнар. Йомгаклау утырышында да шушы ике мәсьәләдән иң әһәмиятлесен сайлап алдылар. Программа ярдәмендә биредә узган елларда Яңа Ихсан авылында яхшылап юл салганнар, аннан алда үз ихтыяҗларын канәгатьләндереп, тракторлы булганнар, былтыр исә Җиңү аллеясен төзекләндерүгә ирешкәннәр. Быел авыл үзәгенә ямь өстәп торырлык итеп мәдәният йортын тышлау, аның күтәрмәсен матурлау хакында уртак фикергә килделәр. Программа буенча, проектка бүленәсе 1000 000 сум акчаның 10 проценты халык тупланмасы булу шарт. Бу җәһәттән дә җыелучылар бердәм рәвештә аны тупларга килештеләр. Муниципаль район бюджеты өстәмә рәвештә тагын 15 процент бүләчәк, шул ук күләмдә иганәчеләрдән дә ярдәм булачагы мәгълүм. Халыктан акча җыюны оештыру, башкарыласы эшләрне башыннан ахырынача күзәтеп, артабан сыйфатлы булуын дәлилләп кабул итү өчен җиде кешене берләштергән инициатива төркеме сайлап куелды. Җыелучылар әлеге эшне Гөлнар Шәрифҗан кызы Хәсәнова, Ренат Суфиян улы Әхмәтшин, Гөлүсә Мәкъбүл кызы Булатова, Владик Хәмәтгәрәй улы Рамазанов, Мәрьям Әсгать кызы Смакова, Илвина Әсгать кызы Зиннәтуллина, Рита Ирек кызы Ситдикова кебек актив авылдашларына ышанып тапшырдылар. Проектта җиңеп, эшләрне башкару очрагында тупланган акчаны экономияләү мөмкинлеге туса, янга калдырылган ул акчаны мәдәният йорты ихтыяҗларына тотынырга карар ителде. Җыелыш ахырында анда катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорау-үтенечләрне хакимият вәкиленә җиткереп, канәгатьләнерлек җаваплар алдылар.
Читайте нас: