Гәзитебезнең 20 гыйнварда дөнья күргән 7нче санында “Данлы шәхесләребез хөрмәтенә” дигән мәкаләдә район үзәге Чакмагыш авылының өр-яңа өч урамына дәүләт һәм җәмәгатьчелек эшлеклеләре, күренекле шәхесләребез Имаметдин Газизов, Даян Мурзин һәм Илфак Смаков исемнәрен бирү мәсьәләсе кузгатылуын бәян иткән идек. Бүгенге санда гәзит укучыларыбызны аларның биографияләре белән таныштырабыз.
Районыбыз оештырылуының башында торучы күренекле шәхесләр арасында кайчандыр Чакмагыш авылы да аңа караган Иске Калмаш волостендә совет властен урнаштыруда башлап йөрүче, әлеге волость Советы башкарма комитетының беренче рәисе Имаметдин Сәхәветдин улы Газизов аерым урынны били.
И.С.Газизов 1888 елның 22 ноябрендә Чакмагыш авылында крәстиян гаиләсендә туган. Кечкенәдән зиһенле, зирәк бала булып үсә ул. 1898 елда район үзәгендә ачылган земство мәктәбендә татар теле белән беррәттән урыс телендә дә яхшы белем алып чыга. Ике телне дә ярыйсы ук грамоталы белүче егетне Иске Калмаш һәм Имәнлекул волостьләре идарәсе писаре итеп тәгаенлиләр. 1910 елда хәрби хезмәткә чакырыла һәм Себер якларында часть писаре була. 1913 елда демобилизацияләнеп кайтып, волость идарәсенә эшкә урнаша. Беренче империалистик сугыш башлану белән 1914 елның җәендә үк фронтка озатыла. Солдатлар арасында абруйлы егет февраль революциясеннән үк аның актив катнашучылары сафында була, беренче кызыл дружиналар төзүдә катнаша. 1917 елының 7 ноябрендә Санкт-Петербургтагы Кышкы сарайны штурмлаучыларның, артабан революция бишеген интервентлардан саклаучыларның алгы сафында була.
1918 елда Чакмагышка кайтып, биредә совет властен урнаштыруда катнашуда башлап йөрүчеләрнең берсенә әверелә. Гражданнар сугышы чорында 1919 елда аны яңа төзелгән Иске Калмаш волость Советы башкарма комитеты рәисе итеп тәгаенлиләр. Оештыру-хуҗалык эшләре үзәгендә кайнаган җитәкче районыбызның тәүге партия һәм комсомол активлары белән берлектә яңа тормыш төзүгә җиң сызганып тотына. Шул елларда Фатыйма ханымны гомерлек яры итә. Бүгенге район чикләрендә үк булмаса да, Иске Калмаш волосте дә шактый зур территориаль-административ бүленеш булганлыктан, идарәлек мәшәкатьләрен башкару өчен ярыйсы ук яхшы белем дә, тәҗрибә дә, оештыру һәм җитәкчелек сәләте дә таләп ителгән. Совет властен, яңа идарәлек тәртибен урнаштыру да җиңел генә бармаган, әлбәттә. Алпавыт җирләрен, мөлкәтен ярлы крәстияннарга тарату, мәктәпләр, белем үзләштерү курслары ачу, гасырлар дәвамында күнегелгән гадәтләрне үзгәртү дә каршылыкларсыз гына узмаган. Яшь совет власте органнары эшчәнлегенә ризасызлык белдереп, кораллы баш күтәрүләр дә булып торган. Шундыйларның берсе 1920 ел башында Чакмагыш төбәген дә урап узмый. “Сәнәкчеләр сугышы” дип тарихка кереп калган чуалыш вакытында, 23 февраль көнне Иске Калмаш волость Советы җитәкчеләре, бик күп активистлар котырынган фетнәчеләр тарафыннан җәзалап үтерелә. Алар арасын-да волость Советы башкарма комитетының беренче рәисе Имаметдин Газизов та була. Батырның гәүдәсе башка бик күп корбаннар белән бергә Чакмагыш авылы зиратында җирләнгән. Әтисе һәлак булганнан соң дөньяга килгән бердәнбер кызы Ваҗиһә ханым үсеп җиткәч Афзал Хисаевка тормышка чыгып, Инис, Фидан, Шмидт исемле уллар үстерәләр. Шмидтан башкалары бүген дә исән әле, Уфада һәм район үзәгенә яшиләр.
Бөек Ватан сугышы каһарманы, дошман тылында каршылык хәрәкәте оештыручыларның берсе, фашистларның котын алган “кара генерал”, Чехословакия каһарманы, РСФСРның атказанган юристы Даян Баян улы Мурзинның да районыбыз тарихында тирән эз калдыруы бәхәссез.
Д.Б.Мурзин 1921 елның 20 декабрендә Бакалы районының Иске Балыклы авылында туган. Әнисе Фатыйма Хәсән кызы – безнең районның Рапат авылы кызы. Мәктәп елларында зирәк, белемне тиз үзләштерүче егет җиденче сыйныфтан соң үзе дә укытучы булып эшли башлый, 17 яшендә директор итеп куела. 1940 елда фин сугышы башлангач, үзе теләп фронтка китә. 1941 елда Рига шәһәрендә кече командирлар әзерләү училищесында белем ала, Бөек Ватан сугышының тәүге көннәреннән үк сугыш эчендә була. 1942 елда разведка мәктәбен тәмамлагач, дошман тылында каршылык оештыру максатында Украина, Белоруссия, Молдавиядә партизан отрядлары оештыруда һәм җитәкчелек итүдә башлап йөри. Дошманны илебез чикләреннән куа башлагач, аны Чехословакиягә Ян Жижка исемендәге партизан отряды штабы начальнигы итеп җибәрәләр, берничә айдан ул аның командиры итеп тәгаенләнә. Бөек Җиңү китергән 1945 елның маена кадәр ул фашистларга зур зыян ясаган эре партизан отрядын җитәкли, курку белмәс командирны алар “кара генерал” (сакалына карап) дип йөртәләр һәм тотып китерүчегә яки үтерүчегә зур сумма акча вәгъдә итәләр. Ул чорда немец баскынчыларын дер селкеткән егеткә нибары 23 яшь кенә булганлыкны искә төшерү дә җитәр!
Армиядән демобилизацияләнеп кайткач, Даян Мурзин республика прокуратурасында эшли, 1962 елда БАССР эчке эшләр министры урынбасары була. 1969-1985 БАССР Адвокатлар коллегиясе президиумы рәисе вазыйфасын үти. Шушы елларда ул районыбызда хокук тәртибен саклауны ныгытуга, адвокатлар институтын булдыруга зур өлеш кертте, даими рәвештә килеп ярдәмләшеп торды. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр бәйләнешне өзмичә яшәде.
Русия Федерациясенең атказанган, Башкортстанның халык артисты, кабатланмас бәрхәт тавышы белән татар-башкорт сәнгать дөньясында эз калдырган күренекле якташыбыз Илфак Мөҗип улы Смаковның исеме дә олы хөрмәт-ихтирамга лаек.
И.М.Смаков 1940 елның 2 гыйнварында Рапат авылында туган. Сугыш чорында әтиләре яуда баш салган миллионлаган ватандашларыбызның язмышын кабатлаган Илфак кече яшьтән кул арасына кереп үсә, көче җитәр-җитмәстән колхоз эшләрендә ярдәмләшә. Авылда җидеелык, район үзәгендә урта мәктәп тәмамлагач, 1958 елда Уфа сәнгать училищесының вокал бүлегенә укырга керә. Аның моңлы тавышы, башкару осталыгы мәктәп елларында ук билгеле була, студент елларында ук радио һәм телевидение аша чыгышлары яратып кабул ителә.
1963 елда сәнгать училищесын тәмамлаган яшь белгеч Башкортстан дәүләт филармониясенә солист булып кабул ителә һәм утыз ел дәвамында – гомеренең соңгы көннәренә кадәр сәхнәләрдән төшми. Дистәләрчә конкурслар лауреаты, җиңүчесе, талант иясе якташыбызны ул чактагы СССРның төрле төбәкләрендә көчле алкышлар белән кабул итәләр, җырлары әле дә радио һәм телевидение аша еш тапшырыла. Дәрәҗәле чит ил кунаклары алдында, Союз күләмендәге җыелыш-ларда, бәйрәм концертларында аның чыгышлары даими репертуарда тора. Шул ук вакытта ул туган ягын да онытмый: төрле кичәләрнең еш кунагы була, болай да даими кайтып, чыгышлар ясап, райондашлар белән аралашып яши. Дистәләгән җырларның нәкъ аның башкаруында үлемсезгә әверелүе дә бәхәссез. Сөекле гомер юлдашы Асия ханым белән икәүләп тә, ялгыз башкарган җырлары да бүген республика җыр сәнгатенә тиңдәшсез һәйкәл булып кала.
Якташыбызның республика һәм илебез сәнгатенә керткән өлеше дә лаеклы бәһаланды: 1978 елдан ул Башкортстанның атказанган, 1985 елдан – халык артисты, ә 1989 елдан – Русия Федерациясенең атказанган артисты дигән югары исемнәрне йөртте. Кызганычка каршы, аның гомере бик иртә, иҗатының нәкъ чәчәк аткан мәлендә – 1993 елда өзелде, Рапат авылы зиратында мәңгелек төяк тапты. Сөекле гомер юлдашы Асия Вафир кызы белән Айсылу исемле кыз үстерделәр. Ул да музыкант, халыкара конкурслар лауреаты. Берничә ел элек Асия ханыма да Башкортстанның халык артисты дигән югары исем бирелде.
Туган авылы Рапат мәдәният йорты бүген Илфат Смаков исемен йөртә, аның исемендәге урам да хөрмәтле, легендар якташыбыз истәлегенә олы мәдхия булыр иде.