ИГЕНЧЕ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Райондашлар иҗаты
12 декабрь 2018, 13:50

Арабызда талантлар күп

Сихри әкият дөньясын хәтерләтә иде бу кышкы кич. Агачлар бәсләнеп, ап-ак алкалары белән күз явын алып торды. Шушы матур кичтә район халкы мәдәният йортына агылды. Анда аларны район үзешчәннәренең смотр концерты көтә иде.
Мәдәният йорты фойесының билетлар сату кассасын халык уратып алган, иҗат сөюче райондашлар урын алырга ашыга. Билетны алып өлгергәннәр исә Балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләрнең иҗат эшләре белән таныша тора. Кургәзмәдә “Чакмагыш балалар күзеннән” рәсемнәр конкурсына тәкъдим ителгән беренче урта мәктәп, гиназия һәм социаль приют балалары эшләре бар иде. Күргәзмәләрне фотога төшереп йөргәндә күземә милли костюм кигән Ранис абый Баянов чалынды. “Сез дә смотрда катнашасыз әллә?” дип сорадым үзеннән. Югыйсә Ранис Нурханиф улын спорт чараларында күреп өйрәнеп беттем инде. Чынлапта, Ранис абыйны смотр барышында сәхнәдә берничә тапкыр күрергә туры килде. Төрле өлкәләрдә җиңүләргә ирешкән райондашларымны иҗат дарьясында күреп бик сөедем.
(Язманың ахырын гәзитебезнең алдагы санында укый аласыз)
Читайте нас: