ИГЕНЧЕ
+17 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Райондашлар иҗаты
12 апрель 2019, 12:26

Һәвәскәрләр генә дә димәссең…

Хәбәр ителүенчә, районыбызда үзешчән театр коллективларының “Театр язы – 2019” фестивале башланды. Иң тәүгеләрдән булып Юмаш мәдәният йортының һәвәскәр артистлары Фәрит Бүләковның “Бабай урлау” комедиясен тамашачы хөкеменә тәкъдим итте.

Фестивальне район мәдәният йорты директоры урынбасары Денис Мансуров татар әдәбияты классигы Габдулла Тукайның шигыре белән ачып җибәрде. Жюри рәисе – муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова һәвәскәр артистларга һәм күпсанлы тамашачыларга изге теләкләрен җиткерде һәм беренче чыгышка фатихасын бирде.

Вакыйга өлкән яшьтәгеләрне реабилитацияләү учреждениесендә – халыкча әйтсәк, картлар йортында бара.

(Дәвамын гәзит битләрендә укый аласыз)
Читайте нас: