ИГЕНЧЕ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Райондашлар иҗаты
20 август 2020, 16:30

ЮБИЛЕЕҢ БЕЛӘН, ТУГАН РАЙОНЫБЫЗ!

Хөрмәтле райондашларым, кадерле якташлар! Күпмилләтле туган Башкортстаныбызның йөзек кашы булып торган, игенчелектә, терлекчелектә республикада иң югары позицияләр биләгән, халык хуҗалыгының башка тармакларында да зур хезмәт күтәренкелеге белән сизелерлек нәтиҗәлелеккә ирешкән туган районыбыз оештырылуга 90 ел тулды.

Хөрмәтле райондашларым, кадерле якташлар!
Күпмилләтле туган Башкортстаныбызның йөзек кашы булып торган, игенчелектә, терлекчелектә республикада иң югары позицияләр биләгән, халык хуҗалыгының башка тармакларында да зур хезмәт күтәренкелеге белән сизелерлек нәтиҗәлелеккә ирешкән туган районыбыз оештырылуга 90 ел тулды. Әлеге мәртәбәле юбилеен чакмагышлылар чираттагы олы хезмәт җиңүләре, күп өлкәләрдә ирешелгән зур казанышлар, бердәмлек, татулык, социаль тотрыклылык һәм фидакарь хезмәт тантанасы шартларында каршылады. Басуларда рекордлы уңыш бирүче иген культураларын игү, фермаларда шулай ук тирә-якта тиңе булмаган савым күрсәткечләренә, ит җитештерүгә ирешү белән беррәттән авылларның йөзе үзгәрү, кешеләрнең тормыш-көнкүреш шартлары яхшыра бару шартларында районыбыз дистә еллар дәвамында республикада лидерлыкны саклап килә һәм ирешелгән үрләрне яңарта, арттыра гына бара. Игенчелектә һәм терлекчелектә иң алдынгы заман технологияләреннән кыю файдалану мул уңышларга ирешүгә юл ачып кына калмый, ә хезмәт шартларын яхшыртуга, өр-яңа техника, механизмнар һәм җиһаз корылмаларга ия булуга да булышлык итә. Бүген күп хуҗалыклар җитештерү объектлары белән беррәттән социаль-көнкүреш тәгаенләнешендәге төзелешләрне киң колач белән җәелдерә, кешеләргә уңайлыклар тудыра. Төзелешләр дигәннән, район үзәгендә бүген өч катлы дәваханә поликлиникасы, ике катлы яңа мәктәп биналары күтәрелә, шушы көннәрдә генә Гаилә ялы паркы төзелеп бетеп, райондашларга хезмәт итә башлады. Тынычлык урамында велосипедчылр һәм җәяүлеләр өчен юлы, ял итү өчен эскәмияләре булган аллея төзелеше тәмамлану алдында, тиздән яр буенда ял урынының беренче өлеше төзелә бшлаячак. Һәр ел дистәләгән квадрат метр торак мәйданнары сафка кертелә, балалар бакчалары, мәдәни учаклар, мәгариф учреждениеләре төзелә һәм төзекләндерелә, урам юллары күтәртелә, комташ һәм асфальт өслекле юллар арта бара. Безнең ал бирмәс басу батырларыбыз, фидакарь ферма эшчәннәребез, табибларыбыз, укытучыларыбыз, мәдәният хезмәткәрләребез – гомумән, барлык тармаклар вәкилләре, үр артыннан үрләр яулап, районыбыз данын тагын да арттыра, аның елъязмасына күркәм казанышлар белән яңа мәртәбәле битләр өсти. Боларның һәммәсенә дә илебездә, республикабызда алып барылган төпле уйланылган, халык ихтыяҗларына хезмәт итүче эшлекле сәясәт, һәрдаим игътибар һәм ярдәм белән ирешелә. Безнең районыбызны күп тармаклар буенча иң алдынгылар буларак даими телгә алып, һәръяклап эшлекле ярдәм күрсәтеп торулары эшкә дәртләребезне арттыра, яңа җиңүләргә рухландыра, хезмәт күтәренкелеге өсти.
Хөрмәтле якташларым, кадерле дуслар!
Барыгызны да ихлас йөрәктән районыбыз оештырылуның 90 еллыгы уңаеннан тәбрик итәм. Һәммәгезгә дә иминек, ныклы сәламәтлек, яратып башкарган хезмәтегездә яңадан-яңа уңышлар, бәхетле җитеш тормыш, барлык хыял-максатларыгызның тормышка ашуын телим. Бәйрәм белән, кадерле якташларым!
Читайте нас: