1930 елның 20 августында оештырылган безнең Чакмагыш районы Башкортстан Республикасының төньяккөнбатыш өлешендә, төбәк башкаласы Уфадан 111 чакрым ераклыкта урнашкан. Аның мәйданы – 1692 квадрат километр. Шушы мәйданнарның 12 процентын урманнар били. Район биләмәсеннән Базы, Чәрмәсән, Күәш елгалары ага, казылма бай- лыклардан нефть, кирпеч җитештерә торган үзле балчык, төзелеш ташлары һәм известь ташы запаслары табылган. Безнең төбәк биләмәләрен Кушнаренко-Бакалы и Дүртөйле-Бүздәк юллары кисеп үтә, биләмәдәге юлларның гомум озынлыгы 510 километрга җитә. Район Благовар, Бакалы, Бүздәк, Илеш, Дүртөйле, Кушнаренко һәм Шаран районнары белән чиктәш урнашкан. Район составына 78 авылны берләштерүче 13 авыл биләмәсе керә. Район үзәге Чакмагышта 10 меңнән артык кеше яши, гомум халык саны 30 меңгә якын. Монда татар, рус, башкорт, чуваш, мари һәм башка милләт вәкилләре татулыкта, дуслыкта гомер кичерә. Туган җиребезнең тарихи елъ-язмасы аеруча бай. Бүгенге Чакмагыш районы территориясе Уфа губерниясе Бәләбәй өязенең Иске Калмаш, Рәҗәп, Имәнлекул волостьларына караган. XVI-XVIII гасырларда бу биләмәләр Дүвәнәй, Кыр-Елан, Ялдәк, Канлы һәм Шәмшәде волостьлары составында булган. Дүвәнәй волосте Агыйдел, Бөре, Чәрмәсән, Калмаш елгалары ярларында урнашып, әлеге вакытта Чакмагыш, Бөре, Благовар, Благовещен, Бүздәк, Кушнаренко, Мишкә районнары составында булган биләмәләрне үз эченә алган. Безнең район территориясендә Дүвәнәй волосте чикләре Тозлыкуш, Сыйрыш, Түреш, Базы елгалары аша үткән. Кыр-Елан волосте Ык, Сөн, Базы, Нөгеш елгалары буйларындагы җирләрне биләгән. Әлеге көндә бу волость җирләре Чакмагыш, Шаран, Илеш, Туймазы, Ярмәкәй районнарына карый. Ялдәк волосте биләмәләре Агыйдел, Уфа, Күәш елгалары буенда булган. Безнең көннәрдә алар Чакмагыш, Дүртөйле, Илеш, Борай районнары территориясе составында. Тоташ Русиядәге кебек, безнең биләмәләрдән дә революция, гражданнар сугышы һәм күмәк хуҗалыклар төзүнең өермәле җилләре исеп үткән. 1918 елның июнь-июль айларында район территориясендә акгвардиячеләр отрядлары оештырыла. Земство начальнигы Аксель Готлунд 150 кешене туплаган һәм нигездә җирле крәстиәннәрдән торган ирекле атлылар отрядын формалаштырган. Яңа Каръяуды волостендә ротмистр Мердер үз хуторында 35 кешене берләштергән, Каразиректә Нурдәүләт мулла Солтанов 20 кешедән торган шундый отрядлар төзегән. Артабан Мердер һәм Готлунд отрядларын чеверевчы сугышчылар тар-мар иткән. 1918 елның җәендә Дүртөйледә булган А.М.Чеверевның кызылгвардиячеләр отрядына безнең төбәктән байтак кеше үз теләге белән кушылган яки мобилизацияләнгән. Чеверевчыларга тулы составта Шәрифҗан Галиев һәм Әхтәм Бәхтизин җитәкчелегендәге кызылгвардиячеләр отряды – 49 кеше кушылган. Югары Аташ авылында туып үскән Кызыл Армия командирлары Заһит Гәрәев белән Әхтәм Бәхтизин гражданнар сугышы геройлары булып таныла. Чакмагыш районының административ берәмлек буларак оештырылу вакыты ВЦИК Президиумының 1930 елның 20 июлендә дөнья күргән “БАССРның административ бүленеше турында” карары нәшер ителгән чордан исәпләнә. 1930 елның 17 июлендә БАССРның ЦИК Президиумы “Башкорт АССРының яңа административ районнарга бүлүне үткәрү буенча чаралар турында”гы документны һәм артабан БАССРның ЦИК һәм СНК Президиумы “Башкорт АССРында идарә итүнең кантоннарга һәм район системасына административ бүленүне ликвидацияләү турында”гы Карары кабул ителә. Моңа кадәр гамәлдә булган административ берәмлекләрне бетерүнең төп максаты җәмәгать оешмаларын авылларга мөмкин кадәр якынайту була. 1929 елныө мартында иң беренчеләрдән булып Бәхтизин, Карл Маркс исемендәге һәм “Якты күл” колхозлары оештырыла. Ә инде 1936 елга районда 91 колхоз исәпләнә. 1931 елның июлендә Чакмагыш машина-трактор станциясе төзелә. Төп тарту көче булып элеккечә ат сабаны, чәчкеч, лобогрейка һәм бөртексуккыч төп эш кораллары булып калса да, ул елларда колхозчылар шактый зур уңышларга ирешә. 1931 елдагы күрсәткечләрдән күренүенчә, шактый ныклы колхозларда һәр гектардан 18-19 центнер уңыш җыеп алуга ирешкәннәр. 1941 елның 22 июнендә илдә Бөек Ватан сугышы башлана. Районыбыздан 10065 кеше фронтка китә. Аларның 5794е яу яланнарыннан туган якка әйләнеп кайта алмый. Чакмагышлылар сугыш яланнарында каһарманлык һәм батырлык үрнәге күрсәтә. Үзмәш авылыннан Хәмит Габделвәкилев Гродно өлкәсендә Калинин исемендәге партизан отряды командиры була. Иске Балак авылында туып үскән якташыбыз, снайпер Вахит Галимовка, Иске Бәширдән Габдрахман Латыйповка, Яңа Семенкинодан пулеметчы Василий Николаевка Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Иске Почкактан Шәйхелислам Сәлихов Дан орденнарының тулы кавалеры була. Чакмагыш районының аеруча зур темплар белән үсеше җирлекнең җитәкчесе булып Советлар Союзы Герое Шәриф Сөләйман улы Сөләйманов эшләгән елларга туры килә. Аның җитәкчелегендә Чакмагышта район колхозлары өчен эшче кадрлар әзерләгән һөнәрчелек училищесы, шулай ук кооператив училищесы һәм Чакмагыш механика заводы ачыла. 1966 елдан районның байтак хуҗалыклары илнең Халык Хуҗалыгы Казанышлары Күргәзмәсенең даими катнашучылары, гомумрусия ярышлары җиңүчеләре була. Халык хуҗалыгы алдынгылары орденнар һәм медальләр белән бүләкләнә. “Победа” хуҗалыгы рәисе Хәмитҗан Зарипов, Фрунзе исемендәне колхоздан Хәмит Зәйнуллин, Карл Маркс исемендәге хуҗалыктан Ринат Йосыпов, Киров исемендәге колхоздан Әхмәтзаһит Вәлиев Социалистик Хезмәт Геройлары исеменә лаек була. Чакмагыш районының урмандала зонасында урнашуы, монда кара туфракның бәрәкәтле-уңдырышлы булуы, булдырылган заманча авыл хуҗалыгы техникасы автопаркы, югары квалификацияле кадрлар – болар барысы берлектә безнең районга республикада авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү буенча даими лидерлар арасында булуга ярдәм итә. Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне нәтиҗәле файдалану, үсемлекләрнең яңа, уңдырышлы сортларын чәчү әйләнешенә кыю кертү елның-елында бөртекле культуралардан югары уңыш алуны тәэмин итә, ә инде малларга сыйфатлары азык ашату һәм мал торлакларын технологик үзгәртү- ләр районда сөт һәм ит җитештерүне арттыруга ярдәм итә. 2013 елда ук республиканың ашлык фондына 121 мең тоннадан артык бөртеклеләр уңышы тапшырылган – бу Башкортстанда икенче урын. Һәр гектардан җыеп алынган уңыш 26,3 центнер тәшкил иткән – бу районны республика буенча беренче чыгаручы иң югары күрсәткеч. Әлеге тенденция елныңелында дәвам итә. Бүгенге көндә тулай сөт җитештерү һәм һәр сыердан савып алынган сөт күрсәткече буенча да районыбыз республикада лидер төбәкләр исемлегендә. Район Башкортстанда бодай һәм башка үсемлекчелек продукциясен гарантияле җитештерүче төбәкләрнең берсе булып тора. Русиянең иң яхшы авыл хуҗалыгы предприятиеләре рейтингына безнең җирлектәге «Базы» авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыяте дә кертелгән. Интенсив технологияләрне кыю куллану һәм токымлы маллар санын арттыру, аларны тукландыру технологиясен яхшырту исәбенә терлекчелек продукциясен җитештерү күләме елның-елында арта бара. Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүгә керткән зур өлеше өчен берничә ел рәттән Башкортстан Республикасы Хөкүмәте дипломы белән бүләкләнә. Чакмагыш механика, Чакмагыш кирпеч заводлары, район кулланучылар җәмгыятенең “Чакмагыш” сәүдә-җитештерү берләшмәсе сыйфатлы, көндәшлеккә сәләтле булган продукция җитештерә. Районыбызның заманча төзелеш индустриясе – ул комплекслы процесс. Бүгенге көндә районыбыз зур төзелеш мәйданын хәтерләтә дисәк тә, һич ялгышмабыз. Чакмагышлыларның күз алдында заманча яңа зур поликлиника корпусын һәм яңа мәктәп биналары, торак йортлар төзелә. Торак, социаль объектлар төзелеше белән беррәттән авылларда мөһим социаль мәсьәләләр хәл ителә: юллар төзекләндерә, җылылык, электр энергиясе, су һәм башка уңайлыклар белән тәэмин итү игътибар үзәгеннән ычкындырылмый. Ел саен гомум мәйданнары 15 мең квадрат метрдан күбрәк булган 200ләп шәхси торак йортлар төзелә. Авыл мәдәният йортлары һәм китапханләре, мәгариф һәм сәламәтлек саклау учреждениеләре кебек социаль объектлар реконструкцияләнә һәм яңартыла. Соң- гы елларда район үзәгендә 110 урынга исәпләнгән балалар бакчасы, өсте ябулы “Чакмагыш-Арена” боз шугалагы, суны тазалаучы биочистарту корылмасы файдалануга тапшырылды. Районның дәвалау-профилактика учреждениеләре биләмәләрдә яшәүчеләргә сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү, авырулар, вафат булучылар, инвалидлыкка дучар булучылар санын киметү максатын алга куеп эшли. Сәламәтлек саклау системасы практикасына диагностикалауның яңа ысуллары кертелә, матди-техник база камилләштерелә, медицина кадрларын арттыру һәм яңарту эшчәнлеге алып барыла. Районның мәгариф учреждениеләре шәхеснең белем алуга һәм иҗатка омтылышын үстерү, аның үзбилгеләнеше һәм үз сәләтләрен кәрсәтү өчен шартлар булдыра. Яшь райондашларыбызның рухи, интеллектуаль һәм физик үсешен тәэмин итүдә өстәмә мөмкинлекләр ачкан Балалар иҗат үзәге һәм Балалар сәнгать мәктәбе уңышлы эшли. Районның педагоглар корпусы белем бирүнең сыйфатын яхшырту, заманча информацион технологияләр куллану, мәгариф учреждениеләренең тәрбия бирү потенциалын арттыру, яшьләрнең һәм балаларның рухи-әхлаки һәм интеллекту- аль үсешен камилләштерү мәсьәләләре өстендә эшли. Укытучыларның иң талантлылары “Русиянең иң яхшы укытучылары” конкурсы җиңүчеләре һәм грант ияләре булды. Моннан тыш, районның белем бирү процессына инновацион программаларны кыю кертүче берничә мәктәбе Гомумрусия конкурсы җиңүчесе дип табылды һәм грант белән бүләкләнде. Районда алып барылган мәдәният сәясәтенең төп максаты – мәдәни мирасны саклап калып, аны киләчәк буыннарга да тапшыру, халык иҗаты жанрларын үстерү һәм сәләтле сәхнә осталарына талантларын тагын да камилләштерергә ярдәм итү. Авыл биләмәләрендә һәм Чакмагышта эшчәнлек алып барган клуб учреждениеләре һәм китапханәләр халыкның мәдәни үсешен тәэмин итү өчен эшли. Районда заман таләпләренә җавап бирерлек модельле китапханәләр саны арта. Аларда өлкәннәр белән дә, балалар белән дә эшләүгә, төрле яшьтәге райондашларны бу учреждениеләрдә үткәрелгән чараларга, китап укуга җәлеп итү өчен зур эш башкарыла. Район үзәкләштерелгән китапханәсе хезмәткәрләре сәламәтлеге торышы буенча мөмкинлекләре чикле булган балалар белән эшләүгә, аларны китап һәм әкият терапиясе белән дәвалау, аларның фикерләү сәләтен үстерү һәм дөньяга карашын киңәйтү эшчәнлегенә зур игътибар бүлә. Күптән түгел монда “Окно в мир” республика проекты чиклә- рендә ачылган “Лесенка. Движение вверх к полноценной жизни” сенсор-библиотерапия кабинеты бу эшчәнлекне тагын да камилләштерергә булышлык итәчәк. Киләсе елда Иске Калмаш авылы китапханәсе “Мәдәният” гомум- дәүләт проекты чикләрендә тулысынча яңартылып җиһазланачак. Һәрдаим эзләнүләрдә булган иҗади коллективлар, башкару осталыгын арттырып, репертуарларын яңарталар һәм район, хәтта республика тамашачылары арасында популярлык белән файдаланалар. Район халкына хокукый характердагы сорауларга җавап табуда ярдәм итү максаты белән Чакмагыш үзәк биләмәара китапханәсендә Хокуки мәгълүмат үзәге һәм Мәгълүмәт-консультация бюросы булдырылды. Туган ягыбызның тарихи-мәдәни мирасын өйрәнү һәм саклау өчен район үзәгендә 1964 елда ук крайны өйрәнү музее ачылган иде. Соңы елларда аның матдитехник базасы танымаслык булып яңартылды. Әлеге вакытта музей фондында 4 меңгә якын экспонат исәпләнә. Физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү район халкы арасында сәламәт тормыш рәвешен популярлаштыруда аеруча зур роль уйный. Спорт һәм савыктыру физкультурасы белән шөгыльләнүчеләр саны буенча безнең район башка авыл районнары арасында республиканың алдынгы ун төбәге арасында бара. Районда спорт үсеше өчен Чакмагыш балалар-үсмерләр спорт мәктәбе һәм “Чакмагыш-Арена” өсте ябулы боз шугалагы зур роль уйный. Бу учреждениеләрдә күп төрле район, республика, хәтта ил күләмендәге ярышлар үткәрелә. Чакмагышыбыз җирлегендә туып үскән, Русия һәм дөнья чемпионнары исеменә лаек күп кенә спорт- чыларыбыз – хоккейчылар, көрәш- челәр, велосипедчылар, футболчылар, чаңгычылар безнең Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнә башлап, югары дәрәҗәләргә ирештеләр. Әлеге көндә яшьләр сәясәте Чакмагыш районы үсешенең мөһим өлеше булып тора. Яшьләр үзәге үсмерләр һәм яшьләр арасында наркоманияне, экстремизмны, алкогольле эчемлекләр куллануны, хокук бозуларны профилактикалау, аларга рухи-әхлакый тәрбия бирү, авыр тормыш хәлендә калган якташларыбызга психологик ярдәм күрсәтү, яшь гаиләләргә һәм сәләтле яшьләргә ярдәмләшү җәһәтеннән бик күп эшләр башкара. Коронавирус пандемиясе вакытында Яшьләр үзәге волонтерлары район халкына аеруча зур ярдәм күрсәтте. Муниципаль район Советы каршында төзелгән Яшьләр советы яшь райондашларыбызны борчыган проблемаларны хәл итү, яшьләр оешмалары һәм берләшмәләре инициативаларына ярдәм күрсәтү буенча эшчәнлек алып бара. Район тормышында шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары зур роль уйный. Татар һәм башкорт телләрендә нәшер ителгән район “Игенче” гәзитендә һәм районара “Сарманай” гәзитләрендә дөнья күргән басма материаллар һәм урындагы “Чакмагыш-ТВ” телевидениесе эфирында чыккан тапшырулар аша халык һәм район җитәкчелеге арасында җанлы диалог һәм бәйләнешләр булдырыла, җәмәгать-сәяси фикерләве формалаша. Районыбызда туып-үсеп, чит төбәкләрдә гомер итүче якташларыбызны берләштерү максатында 2004 елда “Чакмагыш” республика җәмәгать оешмасы төзелде.