Киләсе елда Башкортстанда 91 яңа фельдшер-акушерлык пункты файдалануга тапшыралачак. Бу хакта төбәкнең сәламәтлек саклау министры М.Забелин Республика Башлыгы Р.Ф.Хәбиров үткәргән чираттагы киңәшмәдә хәбәр итте.
Җитәкче әйтүенчә,72 авария хәлендәге ФАП алыштырылачак, аларның 57-се – федераль бюджет исәбенә. 13 фельдшер-акушерлык пункты республика адреслы инвестиция программасы нигезендә төзелә. Янә 6 ФАП “Авыл территорияләренең тотрыклы үсеше” федераль максатлы программасы чикләрендә күтәрелә.
Радий Хәбиров яңа медицина пунктларын персонал белән үз вакытында тәэмин итү мөһим, дип билгеләде.
“Беренче медицина-санитар ярдәмен күрсәтү системасын үстерү” төбәк проектын тормышка ашыру чикләрендә районның Митрәй-Әюп авылында фельдшер-акушерлык пункты монтажланды. Ул модульле төзелеш технологиясе буенча күтәрелде.