ИГЕНЧЕ
-4 °С
Кар
Барлык яңалыклар

Иске Калмашта – заманча китапханә!

Мин, Зөлфия Финал кызы Сәбгыянова, Иске Калмаш модельле китапханәсендә әйдәүче китапханәче булам. Шушы 100 еллык тарихы булган күркәм китапханәдә 13 ел хезмәт салдым.

Иске Калмашта – заманча китапханә!
Иске Калмашта – заманча китапханә!

Мин, Зөлфия Финал кызы Сәбгыянова, Иске Калмаш модельле китапханәсендә әйдәүче китапханәче булам. Шушы 100 еллык тарихы булган күркәм китапханәдә 13 ел хезмәт салдым. Китапханәче эшенең нечкәлекләренә төшенүдә, эш алымнарына һәм серләренә өйрәнүдә әлеге китапханәдә 40 елдан артык хезмәт салган остазым – Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Лүзә Гайса кызы Байбакованың ярдәме зур булды. Мин аңа чиксез рәхмәтлемен. Ветераныбыз әле дә – бәйрәм кичәләренең көтеп алынган кунагы. 2020 елда оештырылган “Мәдәният” гомумдәүләт проектында катнашуда конкурста безнең Иске Калмаш авылы китапханәсе җиңеп чыкты һәм 2021 нче елның апрель аенда бу җәһәттән заманча яңарту һәм ремонтлау эшләре башланып китте. Китапханәбез заманның соңгы таләпләренә җавап биргән белем алу һәм мәдәни ял итү урынына әверелде. Көз аендагы эшләрнең кызу, кайнап торган чагында муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, вакытын бүлеп, һәрдаим бирегә килеп, эш барышы белән танышып, үз тәкъдимнәрен, киңәшләрен җиткереп торды. Аңа безнең китапханәгә күрсәткән хәстәрлеге, кайгыртучанлыгы өчен зур рәхмәт. Китапханәбезне шундый матур, зәвыклы, заман таләпләренә туры китереп җиһазлауда һәр көнне килеп, эшләрне оештырып, тәкъдим-киңәшләрен җиткерүче, вакытлары белән дә исәпләшмәүче җитәкчебез – район үзәкләштерелгән китапхәләр системасы директоры Рәсимә Зәлиф кызы Балягова, мәдәният бүлеге начальнигы Рәмзия Җәүдәт кызы Вәлиевага, район мәдәният йорты директоры Эльвир Венер улы Халиковка, муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакировага зур рәхмәтләремне җиткерәм. Тагын олы рәхмәтләремне (исемләмичә генә) Чакмагыш үзәк китапханәсендәге барлык хезмәткәрләргә һәм авыл китапханәчеләренә юллыйм. Һәммәгезгә дә иң мөһиме – сәламәтлек, эшегездә иҗади уңышлар, гаилә бәхете телим. Минем эшемдә Иске Калмаш урта мәктәбе директоры Самат Тимерхан улы Гыйльванов җитәкчелегендәге укытучылар коллективы, Гөлшат Риф кызы Шакирова җитәкчелегендәге балалар бакчасы коллективы, мәдәният йорты хезмәтчәннәренең ярдәме – төп ярдәм булып тора. Сезгә дә рәхмәтләрем чиксез. Киләчәктә дә кулга-кул тотынышып, бергәләшеп шушы могҗиза мәйданчыгында исән-сау эшләргә язсын. “Октябрь” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозы идарәсе рәисе Альбирт Фидай улы Мусин һәм авылыбызның уңган эшкуары Зилә Фәнис кызы Йосыпова белән дә тыгыз элемтәдәбез, иганәчелек ярдәмен тоеп яшибез. Үткәрелгән бәйрәм чараларында иң беренче аларның ярдәменә таянырга туры килә. Сораган үтенечеләребезне алар бервакытта да кире какмыйча, ярдәм кулы сузып торалар. Һәммәсенә дә чиксез рәхмәтлемен! Киләчәктә итапханә барлык яшьләрдәге китап укучылар өчен дә иң яраткан ял итү, яңа мәгълүматагарту һәм  белемгә ия булу үзәгенә әйләнер, дигән изге теләкләрдә калам.

Автор:Зөлфия Сәбгыянова, Иске Калмаш модельле китапханәсенең әйдәүче китапханәчесе.
Читайте нас: