ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Эшләр көйле баргач, бәйрәмне дә сөенеп каршы алабыз

“Герой” авыл хуҗалыгы кооперативы идарәсе һәм хуҗалык әгъзалары Яңа 2022 елны югары хезмәт казанышлары һәм киләсе елның шундый уңышлы булырына зур өметләр һәм ышаныч белән каршы ала.

“Герой” авыл хуҗалыгы кооперативы идарәсе һәм хуҗалык әгъзалары Яңа 2022 елны югары хезмәт казанышлары һәм киләсе елның шундый уңышлы булырына зур өметләр һәм ышаныч белән каршы ала. Ил һәм республика икътисады өчен, шул исәптән авыл хуҗалыгы тармагы өчен дә, бик җиңелләрдән булмаган үтеп барыучы 2021 елда безнең кооперативта байтак күләмле эшләр башкарылды, хуҗалык икътисады тотрыклы булуы матди-техника базаны ныгытырга, төзелешләр алып барырга, яңа малчык объектларын гамәлгә кертергә мөмкинлек бирде. Быел кооперативта 1200 баш малга исәпләнгән бозаулар торлагы – телятник төзелеп файдалануга тапшырылды. Яшь малларны асрау өчен 600 башка исәпләнгән ферма бинасы төзелде. Алай гына да түгел, янә ике мал торлагы корпусы күтәрелә. Аларның һәркайсында 600әр баш эре мал асрарга планлаштырыла. Симертүдә булган бозауларның һәркайсынан 870 грамм көндәлек артым алуга ирешелде. Малларны тукландыру тиешле дәрәҗәдә оештырыла, алар махсус төзелгән рацион буенча ашатыла. Мал азыгының барлык төре җитәрлек күләмдә тупланды. 2 силос базы төзелү дә моңа булышлык итте. Малларны асрау һәм тукландыру фәнни нигездә, алдынгы технологияләр буенча башкарылу яхшы нәтиҗәләргә ирешергә, продукция җитештерүне арттырга мөмкинлекләрне арттыра. Ел әйләәсенә хуҗалык кассасына табыш китерүче малчылык тармагын үстерүгә игътибар зур. Безгә шушы юнәлештә башкарылганнар буенча тәҗрибә уртаклашырга да еш килә ләр. Хуҗалыкка Түбәнге Новгород шәһәрендәге “Генетика” сөт компаниясе вәкилләре киләләр, бозау караучылар, ясалма орлыкландыру техниклары катнашлыгында семинарлар үткәрәләр, малчылык тармагы яңалыклары белән таныштыралар. Фермада эш заман технологияләре буенча башкарыла, алар компьютерлаштырылган. Сыерларның һәркайсына шушы мал турында тулы мәгълүмат тупланган чип беркетелгән. Савуга кертелгән һәр сыер турындагы мәгълүматлар компьютерда күренә. Таналар яхшы сыйфатлы, селекцияләнгән орлык белән каплатыла, аларның сәламәтлеге торышы даими рәвештә УЗИ ярдәмендә контрольдә тотыла. Барлык технологияләрне җиренә җиткереп, төгәл үтәү продукция җитештерү буенча югары нәтиҗәләргә ирешүгә юл ача. Шуңа да сөт җитештерү буенча да күрсәткечләр сөендерерлек. Хуҗалыкта һәр сыердан 10,5 тонна сөт савып алынган. Кооперативта җитештерелгән продукция авылдагы “Дуслык” магазинында халыкка сатыла. Авылдашлар югары сыйфатлы сөт, каймак, катык, кызыл эремчек, сөзмә һәм сырны бик яратып алалар. Алай гына да түгел, бу продуктларны хәтта район үзәгендә яшәүчеләр дә килеп алып китәләр. Быелгы язгы җәйге айларда һава шартлары авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре өчен бик үк уңай килмәсә дә, үсемлекчелек тармагында да яхшы нәтиҗәләргә ирешелде. Гомумән,хуҗалыкта барлык тармакларда да эшчәнлек югары дәрәҗәдә оештырылган, кооператив идарәсе тарафыннан хезмәткәрләргә лаеклы эш шартлары булдыру, кооперативка караган авылларда эшләү, яшәү, дөньяны алып бару өчен барлык мөмкинлекләрне тудыру өчен зур хезмәт салына. Җитәкчеләр, урта звено хезмәткәрләре һәм кооператив әгъзалары — һәркайсы үз эшенең остасы, төпле белемгә һәм зур тәҗрибәгә ияләр, булсынга дип тырышып хезмәт салырга, матур итеп яшәргә омтылалар. Әлеге вакытта кооператив әгъзалары күтәренке күңел белән елның иң көтеп алынган бәйрәменә әзерләнә. Хуҗалыкның дүрт бригада сында да тройкалар бизәлә. Бу эшләрне югары дәрәҗәдә башкару өчен бригадирлар күп көч сала. Ел дәвамында тырышып эшләгән барлык хезмәттәшләремне шушы матур бәйрәм белән котлыйм һәм Яңа елны күңелле итеп каршылауларын, алдагы елда да шулай күңел күтәренкелеге белән, башкарган эшләренең куанычлы нәтиҗәләрен күреп, ныклы сәламәтлектә, гаилә иминлегендә күркәм, мул тормышта матур гомер кичерүләрен телим.

Автор:Разиля Арсланова
Читайте нас: