

Фестиваль программасы буенча чарада катнашучылар чаңгыда узышу, идәндә яткан килеш беләк көче ярдәмендә тәнне идәннән күтәрү, гимнастика эскәмиясендә басып торып алга таба иелү, ике аяктан да этелеп урыннан ераклыкка сикерү, аркада яткан килеш гәүдәне кул көче белән күтәрү сынау төрләре буенча нормативлар тапшырдылар.
ГТО спорт программасында катнашучы укучыларның нәтиҗәләре шәхси беренчелектә катнашучылар арасында ГТО комплексының һәр баскычы малайлар һәм кызлар, егетләр һәм яшүсмер кызлар өчен фестиваль программасының барлык төрләрендә җыелган очколарның иң күп суммасында билгеләнде. Команда беренчелеген команданың барлык катнашучылары җыйган очколар суммасы буенча билгеләделәр.
Шәхси беренчелектә җиңүчеләр Чакмагыш районы данын Октябрьский шәһәрендә белем бирү учреждениеләре укучылары арасында кышкы ГТО фестиваленең республика этабында яклаячак. Аларга уңышлар телибез!
Бу хактагы язманың тулы варианты белән “Игенче” гәзитенең 31 мартында дөнья күрәчәк 13 нчы санында танышырга була.