ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы

Башкарылган эшләр байтак, алда яңалары көтә

Гомумдәүләт проектлары

Башкарылган эшләр байтак,  алда яңалары көтәБашкарылган эшләр байтак,  алда яңалары көтә
Башкарылган эшләр байтак, алда яңалары көтә

Башкортстан Хөкүмәтендә республикада гомумдәүләт проектларын тормышка ашыру буенча үткән елда ирешелгән нәтиҗәләргә йомгак ясалды. Республика Хөкүмәте вицепремьеры Илшат Таҗетдинов хәбәр итүченчә, “Демография” гомумдәүләт проекты чикләрендә 70 меңнән артык гаиләгә балалары тууга бәйле ай саен түләнә торган акча бүленгән. Аның гомум суммасы 6,5 млрд. сумнан арткан. “Сәламәтлек саклау” гомум проекты чикләрендә үткән елда төбәккә 44 данә төрле профильле медицина җиһазлары кайтарылган. Алар арасында МРТ һәм КТ аппаратлары да бар. Моннан тыш, онкологик чирләрдән җәфа чигү-челәргә амбулатор ярдәм күрсәтү өчен 5 үзәк ачылды. “Мәгариф” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру чикләрендә Стәрлетамак шәһәрендә “Кванториум” технопаркы һәм балалар өчен „IT-куб“ Санлы белем үзәге ачылды. Моннан тыш, өстәмә рәвештә 207 фәнни-гамәли һәм технологик юнәлешле “Үсеш ноктасы” үзәк[1]ләре булдырылды. “Мәдәният” гомумдәүләт проекты буенча Караидел районының Яугилде авылында мәдәният йорты төзелде, 19 мәдәният учреждениесенә реновация үткәрелде, 10 заманча модельле китапханә ачылды. Шул ук вакытта төбәктә “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проектының “Стимул” программасы чараларын тормышка ашыру торак төзелеше күләмен арттыруга булышлык итте. 2021 ел йомгакларына ярашлы, бу юнәлеш буенча республика тарихи рекорд куюга иреште. Барлык финанслау чыганаклары исәбенә төбәк тарихында беренче тапкыр 2,9 млн. кв. метр торак файдалануга тапшырылды. Моннан тыш, 146 җәмәгать территориясен төзекләндерүгә, кешеләрне 30,6 мең кв. метр авария хәлендәге торактан күчерүгә ирешелде (планлаштырылганның 187%ы). “Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар” проектын тормышка ашыру Башкортстанда гомум озынлыгы 344 километрга якын юлларны төзекләндерергә һәм Агыйдел елгасы аша яңа күпер ачарга мөмкинлек бирде. Икътисади гомумдәүләт проектлары буенча Октябрьский, Стәрлетамак, Учалы, Салават һәм Бәләбәй шәһәрләрендә “Минем бизнесым” (“Мой бизнес”) үзәкләре ачылды, кече һәм урта бизнесның 120дән артык субъектына экспортка чыгу мөмкинлеге тәэмин ителде. Хезмәт җитештереүен арттыру буенча чараларга янә 20 оешма кушылды. Төбәктә хәзер аларның саны 129га җитте. Өстәмә рәвештә интернет челтәренә социаль яктан мөһим булган 1164 объект тоташтырылды. Быел гомумдәүләт проектларын тормышка ашыру өчен рекордлы сумма – 37 млрд. сум акча юнәлтү күзаллана. Аларның 27,5 млрд. сумы – федераль бюджеттан, 9,5 млрд. сумы – республика бюджеты акчалары. Үткән ел белән чагыштырганда, федераль бюджеттан юнәлтелгән ярдәм 1,4 тапкырга артык.

Автор:Рәзилә Арсланова әзерләде
Читайте нас