ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы

Чакмагышта яңа поликлиника ишекләрен ачты!

Быел районыбызда чакмагышлылар өчен көтеп алынган шатлыклы вакыйга  булды – яңа заманча поликлинка калкып чыкты. 28 мартта  биредә  беренче пациентлар  кабул ителә башлады.

Чакмагышта яңа поликлиника ишекләрен ачты!Чакмагышта яңа поликлиника ишекләрен ачты!
Чакмагышта яңа поликлиника ишекләрен ачты!

 

Яңа поликлиника  «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты чикләрендә, Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм төбәк Хөкүмәтенең ярдәме белән төзелде. Дәвалау учреждениесе сменага 250 кеше кабул итә ала. Аның яңа корпусында өлкәннәр һәм балалар хезмәтләндерелә. 

 Яңа заманча поликлиниканың ачылуы райондашларыбызга медицина ярдәмен тиешле дәрәҗәдә алуга булышлык итәчәк. Барлык тикшеренүләр заманча җиһазларда үткәрелә. Поликлиника күптөрле заманча диагностикалау җиһазлары: колоноскопия, ХМТ, бронхоскопия, видеогастроскопия,  югары технологияле ЛОР-комбайны, аудиометрия, атоаккустическая эмиссия, назофарингоскоп  җайланмалары   һәм башка төрле аппаратлар белән тәэмин ителгән.  

– Бүген безнең яңа поликлиника райондашларыбызны кабул итә башлады. Беренче катта уңайлы булсын өчен заманча рентген комплексы урнашкан. Заманча җиһазлар безгә вакытында чирләрне ачыкларга һәм төгәл диагнозлар куярга ярдәм итәчәк. Икенче катта  “тар” белгечләр кабул ителәчәк. Анда шулай ук хирургия кабинеты, хатын-кызлар консультациясе, офтальмолог,   отолоринголог кабинетлары бар. Икенче катта хатын-кызлар консультациясе, ултратавыш диагностикасы, акушер-гинеколог кабинетлары урнашкан. Безгә моңа кадәр районда булмаган гистероскоп аппараты кайтты. Хатын-кызлар әлеге аппаратта тикшерү үтү өчен Уфага юлланырга мәҗбүр иде,   хәзер исә үзебездә  тикшеренеп булачак. Шушы көннәрдә гистероскоп аппаратында   процедуралар үткәрүне башлаячакбыз.

Балачак һәм бала табуга ярдәм итү хезмәтен үстерү безнең республиканың социаль сәясәтендә өстенлекле юнәлеш булып тора. Биредә без булачак әниләр өчен тулы бер блок бүлеп бирергә тырыштык. Барысы да һәр нечкәлекләренә кадәр, хатын-кызлар уңайлыгы өчен уйланылган, – диде район үзәк дәваханәсенең баш табибәсе Алина Фаил кызы Латыйпова.

– Бүгенге вакыйга барлык медицина персоналы, район халкы өчен дә зур, уникаль, мөһим вакыйга. Шундый матур, заманча поликлиника төзелә башлауны   без күптән көттек һәм моңа бик сөендек. Мондый поликлиника белән һәр район да мактана алмый. Без яңа,  аңлаешлы навигацияле, якты интерьерлы, иркен,  тыныч төсләрдә бизәлгән дәвалау учреждениесендә эшләвебезгә һәм  пациентлар өчен  уңайлыклар тудырылуына чиксез шат, – дип билгеләде поликлика мөдире Лилия Рәсим кызы Хакова.

 Әлбәттә, яңа дәвалау учреждениесе ачылуын медицина хезмәткәрләре генә түгел, районда яшәүчеләр дә көтеп алды.

– Поликлиника бик матур, пөхтә, зәвык белән эшләнгән.   Мин гинекология кабинетына килдем. Биредә яхшы итеп кабул иттеләр, бар нәрсәне дә аңлаталар, барлык мәгълүмат тә язылган, күрсәтелгән. Яңа – яңа инде, килеп кергәч тә бөтенләй икенче төрле.  Ә без инде үз чиратыбызда бу матурлыкка сакчыл карарга тиешбез, дип уйлыйм,  – диде райондашыбыз Зәлия Хуҗаголова.

 

Бу хактагы язманың тулы варианты белән “Игенче” гәзитенең 31 мартында дөнья күрәчәк 13 нчы санында  танышырга була.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас