

“5 көн дәвамында эшчәнлек алып барган бу чарага Чакмагыш беренче урта мәктәбендә белем алган 120 бала җәлеп ителгән. 5 отряд оештырылган, алар белән 37 хезмәткәр эшли. Балалар лагерьга иртәнге 9 сәгатьтә килеп, иртәнге аш ашаганнан соң төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнә, шул ук вакытта ТДИ тапшыруга әзерлек алып барыла. Моннан тыш программада физик культура күнекмәләре белән шөгыльләнү дә каралган. Вакытларын шулай файдалы үткәреп, төшке аштан соң өйләренә кайталар”, – дип сөйләде лагерь эшчәнлеге турында аның начальнигы, мәктәпнең социаль педагогы Регина Шәфыйкова.
Ә гимназиядә исә балалар саны күбрәк. Биредә көндезге ял лагеренә 150 бала йөри. Алар 25шәр укучыны берләштергән 6 отрядка бүленгән. Һәр отрядның үз шөгыле билгеләнгән. Лагерьда ике тапкыр бушлай ашату каралган. Иртәнге һәм төшке аштан соң укучылар интеллектуаль түгәрәкләр чикләрендә үткәрелгән дәресләрдә шөгыльләнә, фикерләү сәләтен үстерүгә, белем алуга юнәлтелгән уеннарда катнаша. Моннан тыш, мәктәп психологы җитәкчелегендә һөнәри билгеләнеш буенча чаралар үткәрелә. Аларга 7-9 сыйныфларда белем алучы 13-15 яшьлек үсмерләр җәлеп ителә.
“Программага ярашлы, биш көнгә исәпләнгән “Акыллы каникуллар” вакытында укучылар белән күбрәк интеллектуаль әңгәмәләр, консультацияләр һәм спорт чаралары үткәрелә. Балаларны бар яклап үсешкән, мәдәниятле шәхесләр итеп тәрбияләү хәстәрлеге дә күрелгән. Лагерьда белемне арттыруга юнәлтелгән чаралар белән беррәттән, мәдәни экскурсияләр дә оештырыла. Бу көннәрдә аларны районның тарихи-крайны өйрәнү музеена, “Гаилә” кинозалына һәм “Чакмагыш-Арена” шугалагына да алып бару планлаштырылган. Балалар белән махсус әзерлекле 27 хезмәткәр эшли”, – дип сөйләде язгы лагерь эшчәнлеге хакында гимназия директорынының укыту-тәрбия эшчәнлеге буенча урынбасары Айгөл Әнвәр кызы һәм лагерь начальнигы Алия Фәһим кызы Әхмәтҗановалар.