ИГЕНЧЕ
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Яшьләр эшләре буенча белгечләр семинар-киңәшмәгә җыелды

“Мәдәният” милли проекты кысалаларында модернизацияләнгән Иске Калмаш авыл китапханәсендә район авыл биләмәләренең яшьләр эшләре буенча белгечләр катнашлыгында  семинар - киңәшмә узды.

Яшьләр эшләре буенча белгечләр  семинар-киңәшмәгә җыелды
Яшьләр эшләре буенча белгечләр семинар-киңәшмәгә җыелды

 

Иң тәүдә китапханәчеләр З.Ф.Сәбгыянова һәм Д.Ю.Кожина семинарда катнашучыларга яңартылган китапханә буенча экскурсия оештырды. Зәвыклы, күркәм китапханә белән танышып чыкканнан соң семинар-киңәшмә башланды. Анда муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, муниципаль район хакимиятенең яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт буенча комитеты рәисе Илдар Фәһим улы Галләмов, Яшьләр үзәге директоры һәм балалар  хокукларын яклау буенча уполномоченныйның җәмәгать башлангычындагы ярдәмчесе Дилара Равил кызы Тимашева, муниципаль район хакимиятенең яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт буенча комитетының әйдәп баручы белгече Айсылу Марат кызы Халитова, Яшьләр үзәге педагог - оештыручысы Ирина Хәбиб кызы Мансурова һәм өстәмә белем биру педагогы Юлия  Гайнелислам кызы Хәкимова   катнашты һәм чыгыш ясады.

Чарада дәүләт яшьләр сәясәтенең төп юнәлешләрен тормышка ашыру, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиядә исәптә торучылар белән эшләү, волонтерлар хәрәкәтен үстерү, грантлы конкурсларда катнашу, авыр тормыш хәлендә калган имин булмаган гаиләләр һәм балалар белән эшләү, милли проектлар буенча эшчәнлеккә кагылышлы көн тәртибенә куелган сораулар каралды.  

 Семинар ахырында  белгечләргә Чакмагыш энциклопедиясе тапшырылды.

 



Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: