ИГЕНЧЕ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Әти-әни назын бирәләр

Тәрбиягә бала алу, аны олы тормыш юлына әзерләү  – бик җаваплы эш.

Әти-әни назын бирәләр
Әти-әни назын бирәләр

  Монда әти-әниләрнең бер-берсен аңлап, хөрмәт итеп яшәве зур роль уйный. Район мәдәният йортында “Иң яхшы алыштыручы гаилә – 2022”  (“Самая лучшая замещающая семья – 2022”) опекуннар һәм попечительләр, тәрбиягә бала алган һәм патронат гаиләләр республика конкурсының муниципаль этабы узды. Анда ятимнәргә күңел җылысын, назларын бүләк итеп, үз канат астына салып, тулы тормыш белән яшәгән матур гаиләләр бәйгегә дип җыелды.

Гаилә командалары бик күп төрле җаваплы һәм  шактый катлаулы да конкурсларда көч сынашты. “Гаилә – дәүләтебез нигезе” дигәнендә  (Визит  карточкасы) гаиләләр үзләре белән якыннанрак таныштырдылар. “Мин булдырам” дип аталган иҗади бәйгедә исә конкурсантларыбыз җыр-биюгә маһирлыкларын күрсәттеләр, “Без – спорт яратучы гаилә” бәйгесендә спорт белән дус булуларын, җитезлекләрен, сыгылмалылыкларын чыгышларында дәлилләделәр. “Иҗади гаилә остаханәсе” конкурсында бәйгедә катнашучы гаиләләр күз нурларын түгеп иҗат иткән кул эшләре күргәзмәсен тәкъдим итте.  Әле берсе, әле икенчесе өстенлеккә иреште. Очколарны җыеп кушкач,  Тозлыкуштан Фидәлия Латыйпова (әнисе) һәм Сөмбел Имаметдинова (кызы)  командасының җиңүче булуы ачыкланды.

Яңа Балтач авылыннан Рузидә Фәнил кызы Миргалиева, Фән Әдип улы Зиннәтуллинның тәрбиягә алган кызлары Аделина Артур кызы – “Иҗади гаилә остаханәсе”, ә Ленин авылыннан Атнабаевлар гаиләсе “Гаилә –  дәүләтебез нигезе” номинацияләрендә  җиңүчеләр булдылар.

  Опекун гаиләләрнең һәрберсенең үз асыл ягы, үзенчәлекләре бар һәм алар барысы да хөрмәткә лаек. Конкурста катнашкан тату гаиләләрдә укуга, хезмәт тәрбиясенә олы игътибар бирелә,  алар төрле чараларда актив катнашалар. Иң мөһиме – әлеге гаиләләрдә балалар үзләрен бәхетле итеп хис итә.

 

Язманың тулы варианты белән “Игенче” гәзитендә танышырга була.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: