ИГЕНЧЕ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

“Башкортстан руслары соборы” ның Чакмагыш бүлекчәсе конференциясе узды

Шушы көннәрдә район мәдәният йортының  киңәшмәләр үткәрү залында “Башкортстан руслары соборы” иҗтимагый оешмасының район бүлекчәсе советы хисап-сайлау конференциясенә җыелды.

“Башкортстан руслары соборы” ның Чакмагыш бүлекчәсе конференциясе узды
“Башкортстан руслары соборы” ның Чакмагыш бүлекчәсе конференциясе узды

 Анда муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, аның кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова,  мәгариф бүлеге начальнигы Рәсимә Зәлиф кызы Балягова, “Башкортстан руслары соборы” иҗтимагый оешмасының район бүлекчәсе советы әгъзалары, Чакмагыш районы милли-мәдәни оешмалары җитәкчеләре һәм делегатлары, мәктәп директоралары һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

Утырышны бүлекчә рәисе Геннадий Алексеевич Солодовников ачты һәм алып барды. Иң тәүдә муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеевка сүз бирелде. Ул чарага җыелучыларны сәламләде  һәм җәмәгать бурычларына җаваплы карарга чакырды, рус халкының традицияләрен һәм мәнфәгатьләрен, аның мәдәниятен һәм тарихи мирасын хөрмәт итеп, мәсьәләләрне бергә хәл итү һәм эшчәнлекне яшь  буынны башка халыклар мәдәниятен, телен һәм гореф-гадәтләрен хөрмәт итү рухында тәрбияләүгә юнәлдерүнең мөһимлеген ассызыклады.

 Артабан    бүлекчә рәисе  Геннадий Алексеевич Солодовников 2021-2022 елда башкарган эшләре турында хисап тотты. Чакмагыш үзәк китапханәсе директоры вазыйфасын башкаручы Алсу Радик кызы Гәрәева,  район “Игенче” һәм төбәкара “Сарманай” гәзитләренең баш мөхәррире Фәнис Фидан улы Әмирханов, муниципаль район хакимиятенең яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт буенча комитеты рәисе Илдар Фәһим улы Галләмов, Юмаш   күпфункцияле   клубының сәнгать җитәкчесе Венера Сергеевна Яковлеваның чыгышлары тыңланды.

Җыелыш ахырында бүлекчәнең  яңа составы сайланды.  Чара музыкаль  номерлар  белән тәмамланды.

 

Язманың тулы варианты белән “Игенче” гәзитендә танышыргы була.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: