

Районыбыз китапханәләрендә үз эшләренең осталары, яратып башкарган һөнәрләренә тугрылыклы кешеләр хезмәт итә. Алар милләтнең зирәк акылын, аның елъязмасын һәм тәҗрибәсен саклыйлар.
2022 ел Башкортстанда “Һөнәри белем бирүне модернизацияләү, лаеклы хезмәт шартлары һәм хезмәт династияләре елы” дип игълан ителде. Шул уңайдан Чакмагыш үзәк район китапханәсендә күркәм чара – әлеге һөнәр ияләре нәселләренә багышланган очрашу оештырылды.
Китапханәче һөнәре – ул иң кызыклы, мавыктыргыч, шул ук вакытта җаваплы һөнәрләрнең берсе. Китапханә, беренчедән, матур әдәбият дөньясы булса, икенчедән, аны тылсымлы вакыйгалар иле, дип әйтергә мөмкин. Кайбер кеше яшьтән үк китапханәче булырга хыяллана, ә кайберәүләр һич уйламаганда гына китапханәче булып китә дә гомер буена шул һөнәренә тугрылыклы булып кала. Безнең район китапханәләрендә дә байтак еллар эшләп киткән, бүгенге көндә хаклы ялда игелекле гомер кичерүче хөрмәтле ханымнар да, шушы һөнәргә тугры калып, китапханәгә булган мәхәббәтен балаларына күчергән, әлеге һөнәр иясенә генә хас булган сәләтләрен тапшыручылар бар. 10 елдан артык Чакмагышта үзәкләштерелгән китапханәне җитәкләгән Земфира Хөсәен кызы Гафарова һәм шушы ук китапханәдә хезмәт салган аның кызы Рәүфә Рәүф кызы Хисамова, озак еллар Калмашбаш авылы китапханәсе мөдире булып эшләгән Фәйрүзә Хисаметдин кызы Әхмәтова һәм шушы һөнәрнең нечкәлекләрен әнисеннән күреп кечкенә чагыннан ук күңел түрендә йөрткән, үзе дә гомерлеккә бу һөнәрне сайлаучы, бүгенге көндә Чакмагыш үзәк китапханәсен вакытлыча җитәкләгән Алсу Радик кызы Гәрәева да нәкъ шундыйлардан санала. Әйе, бу ханымнарның хезмәт кенәгәсендә бары тик бер генә язу – китапханәче.
Муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, мәдәният бүлеге начальнигы Рәмзия Җәүдәт кызы Вәлиева, китапханәләр системасы директоры вазыйфасын вакытлыча башкаручы Алсу Радик кызы Гәрәева, китапханә ветеранныры һәм китапханәчеләр катнашлыгында үткән чарада ихлас котлау-теләкләр яңгырады, якты истәлек-хәтирәләр барланды, эш дәверендәге кызыклы вакыйгалар искә төшерелде.
Язманың тулы варианты белән “Игенче” гәзитендә танышырга була.