

Балалар – тормышыбызның бар мәгънәсе һәм илһам чыганагы. Әлеге бәйрәм уңаеннан районда күптөрле чаралар, тамашалар оештыру матур гадәткә әверелде. Бүген әти-әниләрен, нәнәй-картәтиләрен, абый-апаларын кулларыннан җитәкләгән бала-чага Гаилә ялы паркы мәйданына җыелды. Биредә алар өчен күңелле бәйрәм концерты оештырылды. Чараның максаты – беренче чиратта, өлкәннәргә һәр сабыйның балачагы бәхетле булырга тиешлеген искә төшерү, балаларыбыз бу көнне генә түгел, ә ел әйләнәсе кайгыртуга һәм игътибарга лаек икәнлеген ассызыклау.
Уен-көлке, җыр-биюдән тыш, балалар өчен спорт, әдәби терраса, аквагрим, фотосүрәткә төшү, мольбертта рәсем төшерү зоналары, төрле күргәзмәләр дә оештырылган иде. Җәйнең беренче көне менә шулай балалар күңеленә гүзәллеге, яктылыгы белән кереп калды. Илләр имин, еллар тыныч булып, балаларның бүгенгедәй шат авазы һәрчак яңгырап торсын иде!
Язманың тулы варианты белән “Игенче” гәзитендә танышырга була.