ИГЕНЧЕ
+17 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар

Иске коега яңа сулыш өреп

Суны юкка гына тормыш чыганагына тиңләмиләр.

Иске коега  яңа сулыш өреп
Иске коега яңа сулыш өреп

 Бүген чишмә-коеларыбыз яклауга һәм саклауга мохтаҗ. Алар – чисталык, сафлык, пакълек билгесе дә. Чит җирләрдә яшәүче авылдашларыбыз да, туган якларына кайткач, иң тәүдә чишмә янына баралар. Чөнки Туган ил, туган нигез, туган авыл нәкъ менә шул чишмә буйларыннан, кое тирәләреннән башлана да инде. Һәр якның, һәр авылның тәмле, шифалы сулы чишмәләре, коелары була. Элек-электән халык аларны изге итеп санаган. Аларның күбесенең исемнәре гасырлар аша үтеп, бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән. 12 июньдә Рапат авылы халкы бик тә борынгы тарихлы, быел тазартылып, матур итеп төзекләндерелгән коены яңадан ачу вакыйгасы шаһиты булды. Аны ачуга төп өлеш керткән авылның мөхтәрәм кешесе, имам-хатыйб Марат Ильясов хөрмәтенә “Марат коесы” дип аталды. Бу изге эштә Марат абыйга Рапат авыл биләмәсе башлыгы Ләбиб Мазһар улы Гомәров һәм авылдашлары ярдәмгә килгән. Бүгенге көндә Марат коесы авылның күрке булып, яңартылып, файдалануга тапшырылган. Русия көне бәйрәмендә рапатлылар Нәҗметдин урамында әлеге коены ачырга һәм урам бәйрәменә җыелды. Анда муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, Рапат авылы хакимияте башлыгы Ләбиб Мазһар улы Гомәров, шушы урамның шәрәфле, өлкән кешесе Марат Миңнехан улы Ильясов, мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм күпсанлы авылдашлар катнашты. Чарага туган авылларын сагынып, бик күп кунаклар да кайткан иде. Язманың тулы варианты белән “Игенче” гәзитендә танышырга була.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас в