Илебездә ел саен “Миңа гомер бүләк ит” акциясе үтә. Бу чара абортларны кисәтүгә генә юнәлтелми, тәү чиратта яшьләрне йөклелекне дөрес планлаштырырга өйрәтү максаты белән оештырыла. Быел ул 1 июльдән 9 июльгә кадәр дәвам итте.
Шушы уңайдан акциянең тәүге көнендә район үзәк дәваханәсе поликлиникасының хатын-кызлар консультациясендә булачак әниләр һәм якын киләчәктә яңа гомер бүләк итәргә планлаштырган хатын-кызлар өчен “түгәрәк өстәл” үткәрелде. Алар алдында чыгыш ясап, табиб акушер-гинеколог Ирина Илдар кызы Галиева абортларның хатын-кызлар сәламәтлегенә китергән зыяны турында аныклап аңлатты, аларның нинди аянычлы нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булуын үз хезмәт тәҗрибәсендә очраган мисалларга һәм рәсми статистика саннарына нигезләнеп сөйләде. Ирина Илдар кызы аборт эшләтергә карар иткән хатын-кызлар өчен башкаларга караганда күбрәк борчыла. Ул бу адымга бармауның иң яхшы ысулы – йөклелекне планлаштыру дип аңлатып, булачак аналарга һәм әни булырга җыенган хатын-кызларга яңа туган нарасыйларны һәм кечкенә балаларны карау-тәрбияләү буенча киңәшләр җиткерде.
Очрашу дустанә һәм җылы мохиттә үтте, табибә хатын-кызларны кызыксындырган күп санлы сорауларга аныклап, җентекләп аңлатып җавап бирде. Ул шушы чараны оештырырга ярдәм иткән дәваханәнең баш табибы Алина Фаил кызы Латыйповага, һәм анда катнашкан һәр кешегә ихлас рәхмәтле булуын белдереп, әлеге чаралар күркәм традициягә әверелеп, ел саен үткәрелсен иде дигән теләктә кала.