ИГЕНЧЕ
+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Реализация нацпроектов
15 сентябрь 2022, 15:50

Район үзәк дәваханәсе табиблары пленар утырышта катнашты

Шушы көннәрдә район үзәк дәваханәсенең   баш табибәсе Алинә Фаил кызы Латыйпова, балалар поликлиникасы мөдире Динара Айрат кызы Газизова һәм табиб акушер-гинеколог Гүзәл Хәлил кызы Береснева “Ана һәм бала сәламәтлегенең көнүзәк мәсьәләләре” дигән пленар утырышта катнаштылар.

Район үзәк дәваханәсе табиблары пленар утырышта катнашты
Район үзәк дәваханәсе табиблары пленар утырышта катнашты

 

Форумда сәламәтлек саклау һәм мәгарифне үстерүнең өстенлекле мәсьәләләре, аерым алганда, бала  туу  санын арттыруны стимуллаштыру, ана һәм баланың сәламәтлеген саклау, бала табуга ярдәм күрсәтү өлкәсендә медицина ярдәменең сыйфатын һәм мөмкинлеген арттыру турында фикер алыштылар.

Утырыш нәтиҗәләре буенча белгечләр репродуктив функцияне саклау һәм тергезүнең барлык этапларында медицина ярдәме күрсәтү һәм хатын-кызларны маршрутлаштыру алгоритмнарын карадылар.

 

Мәгълүмат һәм фоторәсемнәр чыганагы: Чакмагыш район үзәк дәваханәсенең “Бәйләнештә” социаль челтәре сәхифәсе.

Автор:
Читайте нас: