ИГЕНЧЕ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Реализация нацпроектов
14 октябрь 2022, 11:15

Республика көне алдыннан районыбызда беръюлы биш ФАП ачылды.

Шуларның берсе – Тайняш авылында. Әлеге әһәмиятле вакыйга «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты кысаларында узды.

Республика көне алдыннан районыбызда беръюлы биш ФАП ачылды.
Республика көне алдыннан районыбызда беръюлы биш ФАП ачылды.


Авыл халкының сөенечен уртаклашырга аның тантанасына муниципаль район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Илгиз Фаил улы Ихсанов, “Герой” авыл хуҗалыгы кооперативы идарәсе рәисе Фәргать Фәрит улы Ваһапов, район үзәк дәваханәсенең баш табибәсе Алина Фаил кызы Латыйпова, авыл биләмәсе башлыгы Хәлил Рәис улы Исхаков та килде.
“Без бу шатлыклы көнне түземсезлек белән көтеп алдык. Барлык заманча таләпләргә туры китерелгән фельдшер -акушерлык пункты ачалу – безнең күптәнге хыялыбыз иде”, – дип сөенә авылдашлар.
ФАП пациентларны кабул итә дә инде. Анда беренче медицина ярдәме күрсәтү өчен кирәкле барлык җиһазлар урнаштырылган, шул исәптән ЭКГ аппараты, пульсоксиметр, Интернет челтәренә чыгу мөмкинлеге булган ноутбук та бар. Урындагы халык хәзер уңайлы шартларда медицина ярдәме ала. Биредә вакцинация, төрле медицина процедуралары үткәрергә мөмкин.

 

Автор:Лиана Ханмурзина әзерләде
Читайте нас: