ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Спорт
20 декабрь 2016, 20:13

Волейбол турниры үтте

Гәзиттә алдан хәбәр ителгәнчә, 17 декабрьдә Диңгез пехотасы көненә багышлап һәм якташыбыз, шушы гаскәрләрдә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Русия Федерациясенең спорт мастеры, Калмашбаш авылы егете Алик Рамазанов истәлегенә аның туган авылында өлкәннәр командалары арасында волейбол буенча турнир үтте

. Анда Бөре, Октябрьский шәһәрләре һәм Бакалы, Чакмагыш районнары, Юмаш белән Калмашбаш авыллары командалары осталыкта, җитезлектә көч сынашты. Уеннар нәтиҗәләре буенча иң көчле коман-да булып Бөре спортчылары танылды. Чак-магышлылар – икенче, Октябрьскийдан килгән волейболчылар өченче призлы урыннарны яулауга иреште. Юмаш спортчылары – дүртенче, калмашбашлылар – бишенче, Бакалы волейболчылары алтынчы урынны бүлеште.
Читайте нас: