ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Спорт
21 июнь 2018, 11:19

Депутат призларына узышлар

16 июньдә Юмаш авылында БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты, җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятенең генеральный директоры, Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Вадим Васильевич Соколов призларына велосипедта узышлар үткәрелде. Ярыш 2003-2004 һәм 2005-2006 елларда туган үсмер егет һәм кызлар арасында шоссе юлда велосипедта узышу буенча республика беренчелегенең икенче этабы исәбенә кертелде, ул шулай ук районыбызда велосипед спорты секциясе оештырылуның 10 еллыгына да багышланды.

Республиканың 8 районыннан килгән 71 спортчы җитезлектә үзара көч сынашты. Ярышларны районда велосипед спорты секциясен оештыручы һәм бүгенгә кадәр аны җитәкләүче, әлеге чор эчендә дөньякүләм, ил һәм республика ярышларында зур җиңүләр яулаучы дистәләгән спорт мастерлары тәрбияләгән укытучы-тренер Ранис Нурхәниф улы Баянов ачты һәм алып барды. Муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Шакирова, хакимиятнең яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт буенча комитеты рәисе Илдар Галләмов, Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Луиза Абдрахманова, Юмаш авыл Советы хакимияте башлыгы Рәмилә Сәлимгәрәеваның чыгышларыннан соң яшь

төркемнәрендә кызу ярышлар башланды.

2005-2006 елларда туган үсмер егетләр арасында Уфадан Рифат Гыйлемханов беренче, Линар Усманов икенче, Агыйделдән Артем Хәкимов өченче урыннарны яулады. Кызлар арасыннан бу яшь төркемендә беренче-икенче урыннарны Уфадан Регина Закирова белән Амалия Миңнебаева яулады, өченче баскычка Октябрьский кызы Анна Абдуллина күтәрелде.

2003-2004 елларда туган кызлар арасында тәүге өч урынны да Уфа кызлары – Елена Кривобокова, Карина Гайфуллина, Кристина Гыйльфанова яулады.

Егетләр арасында октябрьскийлы Даниил Вафин беренче, Уфадан Роман Осипов икенче һәм Александр Явенков өченче призлы урыннарны яуладылар. Җиңүчеләргә һәм тәүге биш урынны яулаучыларга Дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды, тренер-укытучы Ранис Баянов исә депутатның Рәхмәт хатына һәм бүләгенә лаек булды. Райондашларыбыз Виктория Асылова белән Артем Гомәров үз яшь төркемнәрендә бишенче урыннарны алды.
Читайте нас: