ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
14 август 2018, 11:30

Районыбызда спорт елдан ел-үсеш ала

Август аеның икенче шимбәсендә билгеләнеп үтүче Физкультурычалар көне – профессионал спортчыларның гына түгел, ә төрле спорт төрләре белән шөгыльләнгән, физкультурага гашыйк булган, спорт уеннары командалары өчен җан аткан, аларның уңышларына чын күңелдән сөенүчеләр бәйрәме. Спорт белән шөгыльләнү ихтыяр көче булдыра, түземлек һәм чыдамлык сыйфатлары тәрбияли. Ә алар сә-ламәтлек өчен бик мөһим. Районыбызда укучыларга, яшьләргә физик күльтура белән шөгыльләнү өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә 13 спорт төре буенча түгәрәкләр эшли.

Спорт объектларында даими үтеп торучы ярышларның максаты – җиңүләргә ирешү генә түгел, ә беренче чиратта сәламәтлекне ныгыту. Безнең район яшьләре дә бәйгеләрдә елдан-ел матур җиңүләре белән шатландыралар.

Үткән шимбәдә районыбызда да Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе территориясендә физкультурачылар көне билгеләнеп үтте. Анда муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Шакирова, муниципаль район хакимиятенең яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт комитеты рәисе Илдар Галләмов, Балалар, үсмерләр спорт мәктәбе директоры Луиза Абдрахманова, районыбызның спорт ветераннары, спорт алдынгылары, яшьләр катнашты.

Котлау сүзе белән тәүдә Светлана Фларис кызы Шакирова чыгыш ясады: «Хөрмәтле физкультура укытучылары, тренерлар, гомерен балалар сәламәтлеген ныгытуга багышлаган укытучы ветераннар, район данын яклаучы спортчыларыбыз, спорт сөючеләр! Районда спортны һәм физик культураны үстерү юнәлешендә күп эш башкарыла. Елдан-ел алдынгы урыннар, яңа җиңүләр яулау – ул ветеран спортчыларыбызның тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Үсеп килүче буын физик культура белән шөгыльләнсен өчен районда барлык шартларны да тудырырга тырышабыз. Райондаш-

ларыбызның район, республика, Русия, чит ил күләмендә алган мәртәбәле җиңүләренә сөенеп туялмыйбыз. Алар – районыбыз горурлыгы. Физкультура һәм спорт өлкәсен үстерүгә, яңа чемпионнар тәрбияләүгә алыштыргысыз өлеш керткән, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган район спортчыларын, ветераннарыбызны һөнәри бәйрәмнәре белән ихлас котлыйм, киләчәктә аларга яңа җиңүләр телим». Чарада шулай ук котлау-тәбрикләү сүзләре белән Башкортстанның атказанган укытучысы, РСФРның халык мәгарифе отличнигы Фидрат Гыймаев, Луиза Абдрахманова һәм башкалар чыгыш ясады. Тәбрикләү сүзләреннән соң, районыбызда спортны үстерүгә зур өлеш керткән спорт ветеран-нары, алдынгы спортчыларны бүләкләү тантанасы башланды. РСФРның халык мәгарифе отличнигы Фидрат Гыймаев ,СССРның авыр атлетика буенча спорт мастеры, СССРның ирекле көрәш буенча спорт мастеры Йосып Джумаев, Илгиз Галиуллин, Альберт Каникеев, Ранис Баянов, Радим Хаҗиев, Айдар Камалетдинов, Эдгар Вәлиев, Фидрат Смаков, Рафаэль Бакиев, Фәнилә Шәфыйкова, Марсель Ибраһимов, Антон Ковалев, Рөстәм Зыякаев, Ревенер Әхмәтов, Эльмира Гайнуллина,Илсөяр Басыйровага муниципаль район хакимиятенең яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт буенча комитетының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Чарада “Без бергә” ирекле волонтерлар хәрәкәте кызлары да актив катнашты. Алар спорт сөючеләр арасында “Без сәламәт тормыш өчен”, “Наркотикларсыз җәй” дип аталган акцияләр үткәрде. Чараның тантаналы өлешеннән соң, Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе территориясендә төрле спорт төрләре буенча киеренке ярышлар башланды. Яшьләр командаларга бүленеп, аларда актив катнашты. Ахырда алдынгыларны бүләкләү чарасы үтте.



Читайте нас: