ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Спорт
20 сентябрь 2018, 11:05

Эшкә – велосипедларда!

18 майда үткән Гомумрусия “Эшкә – велосипедта” акциясенә Чакмагыш районы да актив кушылды.

Автотранспорт урынына хәрәкәтләнүнең альтернатив төрләрен куллануга, сәламәт тормыш рәвешен алып баруга өндәгән һәм экология проблемаларына игътибар юнәлткән бу акциядә районның 10ннан артык оешмасы катнашты. Муниципаль район хакимияте, китапханә, Яшьләр үзәге, мәдәният бүлеге, Балалар сәнгать мәктәбе, Рапат, Имәнлекул, Бәшир, Чакмагыш, Яңа Коты, Үрнәк, Калмашбаш авыл биләмәләре оешма-учреждениеләренең 50дән артык хезмәткәре ул көнне эшкә велосипедта килде.

Күп яктан файдалы булган әлеге акция көз аенда да кабатлана. 21 сентябрь иртәсендә шушы чарага бердәм кушылып, барлык райондашларны эш урыннарына велосипедта килергә чакырабыз. Бары быз да бердәм булып акциягә кушылыйк, чакмагышлылар!
Читайте нас: