ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Спорт
24 декабрь 2018, 12:45

Өченче урын алып кайттылар

20-23 декабрь көннәрендә Туймазы шәһәрендә “Кыш Бабай кубогы”на хоккей буенча турнир үткәрелде. Анда Туймазы, Алабуга, Бөгелмә, Ижау, Златоуст шәһәрләре һәм безнең районның 2010 елгы кечкенә хоккейчылары катнашты. Тренер Азат Мәҗитов җитәкчелеге астында шөгыльләнгән “Ястребы” хоккейчыларының кече төркеме турнирда ныклы көрәш алып барып, лаеклы өченче урын алып кайтты. Яшь хоккейчылар Кубок һәм медальләр белән бүләкләнде. Җитди һәм көчле ярышта аларга көярмәннәре – әти-әниләре көч биреп торды. Хоккеист Данияр Гыйльмановка “Турнирның иң яхшы хөҗүм итүчесе” дигән мактаулы исем бирелде. Кечкенә спортчыларыбызга киләчәктә дә яңа үрләр яуларга, янә спорт җиңүләренә ирешергә теләк белдерәбез!
Читайте нас: