ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Спорт
1 февраль 2019, 11:45

Җилдән җитезләр

“Карагай” чаңгы базасында 2005-2006 елларда туган үсмер егетләр һәм кызлар чаңгы юлында көч сынаштылар. Район мәктәпләренең һәммәсеннән дә диярлек сәламәт яшәү рәвешен өстен күрүче үсмерләр анда теләп катнашты.

Киеренке узышларда егетләр арасында иң җитезе Чакмагыш гимназиясеннән Данияр Гәрәев булып чыкты. Үрнәк урта мәктәбеннән Нияз Гәрәев аннан берничә секундка гына калышты. Сыйрышбаш тулы булмаган урта мәктәбе укучысы Артем Мөхәммәтдинов пьедесталның өченче баскычына күтәрелде. Кызлар арасында беренчелекне Үрнәк урта мәктәбе вәкиле Диана Гәрәева яулады. Юмаштан Розалия Сәлимгәрәева икенче булып килде, Үрнәк кызы Алеся Ишназарова өченче баскычка күтәрелде. Җиңүчеләргә лаеклы яуланган медальләр, кубок һәм грамоталар тапшырылды.
Читайте нас: