ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
28 март 2019, 11:05

Спортчы якташыбыз истәлегенә

Калмашбаш авылында ул туып-үскән урыннарда ачери-биатлон буенча Русиянең спорт мастеры Алик Рамазановның якты истәлегенә багышланган алтынчы гомумреспублика чаңгы ярышлары үтте.

Анда, үзебездән тыш, Дүртөйле, Бакалы, Аскын, Бөре районнары, Бөре шәһәре вәкилләре көч сынашты. Ярышларда төрле яшь төркемнәрендә мәктәп укучылары да, профессионал спортчылар да катнашты. Районыбыз данын анда Чакмагыш гимназиясе һәм беренче урта мәктәп, Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, Калмашбаш, Юмаш, Сыйрышбаш, Яңа Балтач һәм Рапат мәктәпләре укучылары яклады.

Калмашбаш урта мәктәбенең спорт залында үткән ярышларны ачу тантанасында муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Светалана Фларис кызы Шакирова, Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Луиза Марсель кызы Абдрахманова, яшьли армия хезмәтендә фаҗигале һәлак булган якташ спортчыбызның әтисе, авыл биләмәсе башлыгы Азат Шәфигулла улы Рамазанов ярышларда катнашучыларга уңышлар теләде, Аликның тормыш юлы турында кыскача видеоролик күрсәтелде.

(Язманың ахырын гәзитебезнең 26 санында укый аласыз)


Читайте нас: