ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Спорт
5 апрель 2019, 10:50

Спортка мәхәббәт тәрбияләүдә беренче адымнар

Соңгы арада җәмгыятебездә «Ә син ГТО нормаларын тапшырдынмы?» – дип сорау бирүчеләр саны артты.

Шул ук вакытта алар арасында: “Нәрсә соң ул ГТО?” – дип аптыраучылар да юк түгел. Элеккеге буын вәкилләре бу төшенчә белән бик яхшы таныш булса, кайбер яшьләр аны белеп тә бетерми әле.

Кешеләрнең организмын ныгыту һәм аларны физкультура күнекмәләренә җәлеп итү ГТОның төп максаты булып тора.

Совет чорында “Готов к труду и обороне” комплексын тапшырмаган кеше бик сирәк булган. Ниһаять, хәзер ГТО нормалары янә тормышыбызга әйләнеп кайтты. Халыкны спортка, актив ялга җәлеп итү Русия Президенты В.В.Путин тарафыннан көнүзәк мәсьәләләрнең берсе итеп күтәрелде. Чакмагыш беренче урта мәктәбендә дә ГТО нормаларын тапшыру күркәм гадәткә әверелеп бара. Күптән түгел сыйныф җитәкчесе Рәзимә Мостафина җитәкләгән 2 “а” сыйныф укучылары һәм аларның әниләре Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә ГТО нормаларын тапшырды. Чара РФ Президенты В.В Путинның “Бөтенрусия физкультура – спорт комплексы һәм ГТО” турында указына кул куюына биш ел тулуга багышланды.

Тәүдә чарада катнашучыларны муниципаль район хакимиятенең Яшьләр эшләре, физик культура һзм спорт буенча комитеты рәисе, муниципаль тестирование үзәге җитәкчесе Илдар Галләмов сәламәләде. Ул чарада катнашучыларның активлыгын югары бәяләде.

(Язманың ахырын гәзитебезнең 28 санында укый аласыз)
Читайте нас: