ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Спорт
5 апрель 2019, 10:57

Яшьлек дәрте әле сүрелмәгән

Узган шимбәдә өсте ябулы “Чакмагыш-Арена”боз шугалагында “40 яшьтән өлкәнрәк һәвәскәрләр” дивизионында Төнге хоккей лигасының сайлап алу турының финалы үтте.

“Трактор” командасы, әлеге ярышларда икенче ел гына катнашуына карамастан, күп районнардан көндәшләреннән өстенрәк чыгып, әлеге лигада җиде ел рәттән чемпион исемен яулаган Уфадан “Кировец” хоккей командасы белән беренчелеккә көч сынашты.

Киеренке алышны күзәтеп, уенчыларга көч-дәрт биреп торган көярмәннәр арасында Башкортстанның берләшкән хоккей лигасы җитәкчесе Артур Альберт улы Гыйндуллин, муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев та бар иде. Тәҗрибәле көндәшләренә ярыйсы гына каршылык күрсәтә алсалар да, тракторлылар, 5:2 исәбенә отылып, көмеш медальгә лаек булдылар.

Безнең өлкәнлекне сизеп бармаган, яшьлек дәртен сүрелдермәгән хөрмәтле хоккейчыларыбызның зур җиңүләре алда булачагына ныклы ышанабыз. Ике ел эчендә мондый казанышка ирешү дә – шактый зур җиңү, әлбәттә. Якташларыбызны ихлас котлыйбыз һәм тагын да югарырак уңышлар телибез.

Читайте нас: