ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Спорт
11 июль 2019, 16:24

ЛЕНИН ИСЕМЕНДӘГЕ КООПЕРАТИВ ПРИЗЛАРЫНА

Яңа Балтач авыл биләмәсендә күптән түгел Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозы призларына 2004-2005 һәм 2006-2007 елларда туган үсмер егет һәм кызлар арасында шәхси беренчелеккә шоссе юлда велосипедларда узышу үткәрелде. Анда республикабызның 10 шәһәр һәм районарыннан 72 яшь спортчы катнашты.
2006-2007 елларда туган һәм алардан яшьрәк малайлар арасында Уфа шәһәреннән Егор Чучва беренче, Ишембайдан Артур Үмергалин икенче, Кушнаренко районыннан Алмаз Галиев өченче урыннарны яулады. Бу яшьтәге кызлар арасында Благовар районыннан Ангелина Зарипова иң җитезе булып чыкты. Икенче урынны райондашыбыз Аделина Вилданова, өченчесен Кушнаренко районының Диларә Сәитова яулады.
2004-2005 елларда туган үсмер егетләр арасында Октябрьскийдан Даниил Вафин беренче, Кирилл Калинин – икенче, Илеш районыннан Алмаз Гыйльданов өченче җиңүле урыннар ияләре булды. Кызлар арасында Октябрьскийдан Анна Абдуллина беренче, Уфадан Елена Усманова икенче, Дүртөйледән Дарья Елизарьева өченче урыннарны яулады. Райондашларыбыз Данияр Гәрәев белән Валерия Габбасова бу категория вәкилләре арасында дүртенче урыннарда булды.

Читайте нас: